Татарстанның нефть-газ химиясе форумы кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Нефть, газ. Нефть химиясе» күргәзмәләрендәге иң яхшы проектлар һәм техник хәл ителешләр өчен премияләр тапшырды

02.09.2019

Бүген Татарстанның нефть-газ химиясе форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть, газ. Нефть химиясе», «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография», «Интерпластика Казан 2019» күргәзмәләрендәге иң яхшы экспонатлар, проектлар һәм техник хәл ителешләр өчен премияләр тапшырды. Биш төп бүләкнең өчесен «Татнефть» ГАҖ алды.

Рөстәм Миңнеханов «Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру» («ТатНИПИнефть» институты (Бөгелмә) «Татнефть» ГАҖ – артык үзле нефть чыгару нәтиҗәлелеген арттыру өчен технологик хәл ителешләр комплексын гамәлгә керткән өчен; «Геологик, картографик һәм геодезик эшчәнлекне тәэмин итү максатларында иң яхшы техник хәл ителеш» («Татнефть» ГАҖ - скважиналарны бораулау нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Җирнең магнит авышуының актуаль күрсәткечләрен исәпләү проектын гамәлгә ашырган өчен); «Яңа яисә яхшыртылган характеристикалары булган продукция» («ТАНЕКО» АҖ («Татнефть» төркеме) - TANECO-100 автомобиль этильләштерелмәгән банзинын һәм «TANECO» трансформатор маен җитештерүне оештырган өчен) номинацияләрендә дипломнар тапшырды.

Премияләр шулай ук «Казаноргсинтез»га да бирелде - линия полиэтиленын металлоцен катализатор нигезендә илдә беренче тапкыр җитештерүне оештырган өчен.

«Инновацион экологик имин технологияләр» номинациясендә премия «Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе»нә (РИТЭК, Самара) тапшырылды –үзлелеге югары нефтьләр катламнарын эшкәртү өчен эчке катлам януы технологияләрен эшләгән өчен.

Моннан тыш, бүген форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында берничә килешү имзаланды.  

Татарстан Республикасының энергетика объектларында сәнәгать иминлеге өлкәсендә хезмәттәшлек турында «Татэнерго» АҖ белән «Энергобезопасность» фәнни-техник үзәге» федераль бюджет учреждениесе (Мәскәү) арасында килешү имзаланды.

Аннары сәнәгать һәм энергетика иминлеге өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча хезмәттәшлек турында, шулай ук кафедра булдыру турында «Энергобезопасность» белән «Энергопрогресс» инженер үзәге» ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты арасында килешүләр имзаланды.  

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.