Технологик үсеш агентлыгы: Без Татарстан белән эшләргә әзер

18.12.2019

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында Технологик үсеш агентлыгы генераль директоры (Мәскәү) Сергей Зинченко нефть-газ тармагында проектларга ярдәм күрсәтү турында чыгыш ясады.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда нефть-газ тармагы өчен перспектив проектлар каралды. 

Технологик үсеш агентлыгы бөтендөнья дәрәҗәсендәге технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертүдә Россия предприятиеләренә ярдәм күрсәтү максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелган.  Структура «технологияләрнең супермаркеты», «технологик радар» һәм башка системалар аша партнерлары белән эшли, ТЭКда үзенең Импортны алмаштыру компетенцияләре үзәге бар.

Партнерлык челтәре исәбенә Агентлык Татарстандагы ИТ-технологияләрне алга сөрү координаторы булырга тәкъдим итә.

«Татарстан предприятиеләрен цифрлаштыру, ясалма интеллект технологияләрен һәм әйберләр интернетын гамәлгә кертү мөмкинлегенә тикшеренүләр уздырырга телибез», - диде Сергей Зинченко.  

«Эш төркеме төзергә кирәк һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте дәрәҗәсендә февральдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының коллегиясе утырышында килешү имзаларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татарстан заманча проектларны алга сөрүдә сезнең белән бергә булу өчен мондый мәйданчык булырга тиеш».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материалалры буенча.