Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының ИФОнда Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның энергетик куркынычсызлыкка багышланган утырышында катнашты

17.12.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Чараны видеоконференцэлемтә режимында РФ Президентының ИФОнда Тулы вәкаләтле вәкиле  Игорь Комаров үткәрде. 

Утырышта федераль башкарма хакимият органнарының Россия Федерациясе субъектларыныд дәүләт хакимияте органнары белән Идел буе федераль округы төбәкләрендә энергетик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә элемтәләре нәтиҗәлеген яхшырту мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

Игорь Комаров хәбәр иткәнчә, утырышта Россия энергетика министры Андрей Черезов катнашкан. 

Утырыш нәтиҗәләре буенча ИФО төбәкләрендә энергетик куркынычсызлыкны тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар кабул ителде. 

Утырышта шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР буенча Росгвардия идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.