Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда нефть-газ комплексы өчен перспективалы проектлар каралды.
Югары молекуляр полиэтилен нигезендә бик чыдамлы пленка җепләре (ЮМЧПҖ) алу технологиясе турында Перспектив тикшеренүләр фонды (Мәскәү) проекты җитәкчесе Дмитрий Соломатин сөйләде.
ЮМЧПҖ медицина имплантатларын, бронежилетлар, төрле калын баулар, чылбырлар, порт кранецлары, машина һәм торбалар элементлары, контейнерлар, җилкәннәр, тимер юл вагоннары һәм самосваллар җитештерүдә кулланырга мөмкин. Россиядә аларны иң күп кулланучылар – инкассаторлар оешмалары, диде Соломатин.
Россиядә мондый җитештерүләр калмаган. Бөтен дөньяда өч компания бар, шулардан: Honeywell һәм Dupont. Безгә продукция Кытайдан керә.
«Без җитештерүченең бу технологиясе турында беләбез. РФАнең Боресков ис. Катализ институты, - диде «Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин – Бу перспектив проект, аның белән шөгыльләнергә кирәк».
«Полимерларны куллану структурасы үзгәрәчәк. Композитлар популярлаша бара, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, - Әйдәгез, проектны өйрәник. Яңа базарлар эзләргә кирәк. Без моны эшли алабыз. Башта беренче этапны карыйк».
«НПФ (Ижевск)» ҖЧҖ директоры Виктор Фрум югары басымлы җиңеләйтелгән метал-композит баллоннар проектын тәкъдим итте. Бу продукция газ-мотор ягулыгы буларак, метан куллану артуга бәйле рәвештә кирәк булырга мөмкин.
Виктор Фрум хәбәр иткәнчә, компания «РАРИТЭК» (Чаллы) компаниясе белән актив эшли.
Рөстәм Миңнеханов янгын һәм авария очракларында баллоннарның иминлеге белән кызыксынды.
«Аларда клапан-саклагычлар бар», - диде Виктор Фрум.
«Татарстан предприятиеләре мондый баллоннар белән кызыксыналар, бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Технологик үсеш агентлыгы генераль директоры (Мәскәү) Сергей Зинченко нефть-газ тармагында проектларга ярдәм күрсәтү турында чыгыш ясады.
«НИИЦ «Синтез» ҖЧҖ (Мәскәү) генераль директоры Марк Флид импортны алмаштыручы хлоропрен каучук җитештерү турында сөйләде.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында 2020 елда углеводород чималын һәм нефть химиясе продукциясен Татарстанның нефть-газ комплексы предприятиеләренә һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына китереп тору исемлеге расланды.