Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвесторлар клубы утырышында катнашты

17.12.2019

Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының елны йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Быел Инвесторлар клубы "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены форматында Kazan Palace Hotel by Tasigo кунакханәсе мәйданында узды. 

Чараны "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены магистры, ике кат "Бәллүр ябалак" яулаган Елизавета Овдеенко алып барды. 

Сәламләү сүзе белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. ул кыскача 2019 елда Инвесторлар клубы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды. 

Утырышта "Иннополис" МИЗның яңа резиденты NNG компаниясе презентациясе узды. Компания автомобильләр, навигация өчен программалар эшли. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында Татарстанда бизнесны үстерүчеләргә рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, төбәктә бөтен шартлар бар - махсус икътисадый зоналар рәвешендә заманча инфраструктура, технопарклар, сәнәгать мәйданчыклары, льготалы салымнар, квалификацияле хезмәткәрләр. "Татарстан һәр инвесторга кызыклы булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Инвестор монда килеп, авырлыкларга тап булмасын өчен без бик тырышабыз". 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бөтен инвесторлар өчен шартлар тигез булырга тиеш - Россия инвесторлары, чит ил инвесторлары өчен дә. 

Аның сүзләренчә, инвесторлар белән эшләве авыр, ул ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинага уңышлы эшчәнлеге һәм күп төрле инициативалары өчен рәхмәт әйтте. 

Киләсе якынлашып килүче 2020 елда Рөстәм Миңнеханов инвесторларга иминлек һәм тотрыклылык теләде - алга таба бизнес уңышлы булсын. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.