Яңалыклар

01.03.2023

Татарстан - табигый экосистемаларга антропоген йөкләнешле, сәнәгате үсеш алган төбәк, шуңа бәйле рәвештә биологик төрлелекне, татарстанлыларның тормышы өчен уңайлы мохитне тәэмин итүдә Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының роле бәяләп бетергесез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Коллегия утырышы Биологик ресурслар буенчаТР дәүләт комитетының 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Утырышка видеоконференцэлемтә режимында республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары тоташтырылды.

01.03.2023

Бүген Казанда социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы торак йортка  күченү тантанасы булды. 255 фатирлы йортта 70 фатир педагогика хезмәткәрләргә бүлеп бирелгән. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

01.03.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының төп дини конфессияләре вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Очрашуда шулай ук ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Диннәр арасындагы багланышлар, башка актуаль темалар каралды.

28.02.2023

Иртәгә, 1 мартта, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы була. Төп тема - ведомствоның 2022 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлары. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында утырышны онлайн-трансляцияләү оештырылачак.

28.02.2023

Моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымына карамастан, Татарстан сәнәгать җитештерүе үсеше темпларын 106,6 процентка саклап калды. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде. Чара Зеленлдольскта Горький исемендәге мәдәният йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты.

28.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казахстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, галим-культуролог, казакъ язучысы Мохтар Ауэзов фонды президенты Морат Мохтар улы Ауэзов белән очрашты.

28.02.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге Зеленодольск заводында булды, анда «Метеор» су асты канатларында ике тиз йөрешле пассажир судносына һәм водород ягулыгында йөрү-экскурсия судносына нигез салу тантанасында катнашты.

28.02.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» балалар һәм яшьләрнең гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте идарәсе рәисе Григорий Гуров белән очрашты.

27.02.2023

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре, министрлыклар җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, ТР Рәисе Администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре катнашты.

27.02.2023

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы берничә инновацион проект карады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.

Битләр: << 381 382 383 ( 384 ) 385 386 387 388 389 390 >>