Бүген Биектау районы - уңышлы үсүче территорияләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районы оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бәйрәм концерты Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Искәртәбез, 1993-1996 елларда Рөстәм Миңнеханов Биектау районы администрациясе башлыгы вазыйфасын башкарган иде. Рөстәм Миңнеханов барысын да юбилей датасы белән котлады. "Мин Биектау районы администрациясе башлыгы булып эшләгән елларымны, хезмәттәшләремне – катлаулы 90 нчы елларда район үсеше мәсьәләләрен бергә хәл иткән күпләрегезне һәрвакыт җылы хисләр белән искә алам. Бу хатирәләр минем өчен һәрвакыт үзенчәлекле булган район өчен горурлык белән тулы", - дип ассызыклады ул.
Республика Рәисе район елъязмасының илебез тарихы белән бер үк вакытта язылуын билгеләп үтте. "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында без сугышчан һәм хезмәт батырлыклары илебезнең бөек тарихының бер өлешенә әверелгән биектаулыларның батырлыгын рәхмәт хисе белән искә алабыз. Сугышка районнан якынча 17 мең кеше мобилизацияләнә, шуларның 10 меңнән артыгы фронтларда һәлак була һәм яралардан госпитальләрдә үлә. Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен биш биектаулыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә Михаил Скрементов Дан орденының тулы кавалеры була», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген махсус хәрби операция барышында Биектау районы сугышчылары Ватанны батырларча саклыйлар. Аларның күбесе күрсәткән батырлыклары өчен югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. "Безнең уртак бурычыбыз - һәр МХОдә катнашучыга, МХО ветеранына, аларның гаилә әгъзаларына карата кайгыртучанлык күрсәтү, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирү. Беләм, районда бу мәсьәләләр даими контрольдә тора. Сезгә һәм районның барлык халкына, бизнес-бергәлек вәкилләренә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, уңайлы географик урын, алга киткән транспорт челтәре һәм республика башкаласы белән янәшәлек районнарның авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләрен, шул исәптән авыл хуҗалыгы машиналары төзелешен, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын уңышлы үстерү өчен ныклы нигез булды. Районда киң колачлы торак төзелеше алып барыла. Социаль объектлар, юл һәм коммуналь инфраструктура актив яңартыла. Яңа эш урыннары булдырыла. Шуның нәтиҗәсендә гаиләләр яшәү урыны итеп Биектау районын сайлыйлар.
"Әлбәттә, районның төп байлыгы һәрвакыт аның халкы булды һәм булып кала, алар туган җирләренең чәчәк атуы өчен хезмәт итәләр. Гомуми эшкә зур өлеш керткәннәре өчен Биектау районының барлык ветераннарына һәм бүгенге хезмәтчәннәргә: эшкуарларга, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә, инженерларга, төзүчеләргә һәм юл төзүчеләргә, укытучыларга һәм табибларга, мәдәният, спорт хезмәткәрләренә, шулай ук муниципаль район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәсем килә. Барлык биектаулыларга нык сәламәтлек һәм озын гомер телим!"- дип өстәде республика Рәисе.
Аннары ул берничә дәүләт бүләге тапшырды. «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән МХОдә катнашучы Ришат Шәйхиев бүләкләнде. «Фидакарь хезмәт өчен» медален «ГЛАФ Строй» ҖЧҖ генераль директоры Габделнур Хөсәенов алды. «Ата-ана батырлыгы» медален Рөстәм Миңнеханов сигез бала тәрбияләүче ирле-хатынлы Гыйффәт һәм Рәйсә Ниязовларга тапшырды. Шулай ук Биектау районында яшәүчеләргә төрле мактаулы исемнәр бирелде.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов ассызыклаганча, Биектау - республиканың иң зур һәм танылган районнарының берсе. Ул республика җитәкчелегенә муниципалитет территориясендә проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.