Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә "РОССИЯ-ислам дөньясы диалогы: уртак мәдәни мирас хезмәттәшлек нигезе буларак" фәнни – гамәли конференциясендә катнашты.
Конференцияне оештыручылар: Рөстәм Миңнеханов җитәкләүче «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты һәм Халыкара ислам миссиясе.
Чара традицион Россия исламы өчен әһәмиятле датага – хәзерге Россия һәм Европа территориясендә беренче университет тибындагы уку йорты - «Низамия» мәдрәсәсенең 950 еллыгына багышлана.
Конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм ислам дөньясы диалогы тирән тарихи тамырларга ия. Бу - Евразия территориясендә гомуми мәдәни-тарихи киңлекне формалаштырган күптән таныш цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше.
«Бу цивилизацияләр өчен гаделлек һәм үзара ярдәмләшү, шулай ук өлкән буыннарга, гаилә кыйммәтләренә, халыкларга һәм диннәргә хөрмәт төшенчәләре мөһим", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кебек мөһим инструмент турында сөйләде.