Яңалыклар

16.09.2008
Россия Хөкүмәте рәисе Владимир Путин җитәкчелегендәге Тышкы икътисади банкның Күзәтчелек советы кичә, 15 нче сентябрь көнне, Менделеевскида (Татарстан Республикасы) аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча комплекс төзелеше проектына 350 млн. долларга кадәр акча бирүне хуплады. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
13.09.2008
Бүген Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның Президенты Клаус Швабка Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының мактаулы докторы исеме бирелде. Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты киңәйтелгән гыйльми советының бертавыштан кабул ителгән карары шундый булды. Бу турыда әлеге югары уку йорты ректоры Мәгъзүм Сәлахов хәбәр итте. Шваб әфәндегә диплом һәм шуның белән бергә батырлык билгесе Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының төп бинасындагы актлар залында тантаналы шартларда тапшырылды. Тапшыру тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та канашты.
13.09.2008
Кичә, 12 нче сентябрьдә, Бөтендөнья икътисади форумына (БИФ) нигез салучы һәм аның президенты Клаус Шваб Татарстан Республикасының идарәчелек һәм икътисади элитасы белән очрашты. Әңгәмә “түгәрәк өстәл” форматында Казан ратушасы бинасында үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
12.09.2008
Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.
11.09.2008
Бүген Татарстан Республикасында поликарбонаттан табак җитештерү буенча Россиядә иң эреләрдән саналган SafPlast Innovative заводы тантаналы рәвештә ачылды. Яңа производствоны ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
10.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нефть. Газ. Нефть химиясе - 2008” XV халыкара күргәзмәсен танатаналы рәвештә ачуда катнашты. Күргәзмә Татарстан мәркәзендә үтә һәм эре төбәк нефть-газ экспозицияләре өчлегенә керә. Анда ел саен 200 дән артык нефть чыгару компаниясе, шулай ук углеводородлар табу һәм эшкәртү өчен җиһазлар һәм технологияләр җитештерә торган предприятиеләр катнаша.
10.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Россия венчур компаниясе” ААҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте венчурлы капитал салу индустриясен булдыру, икътисадның инновацион тармакларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм уртак эшләр башкару турындагы килешүгә кул куйды. Документка “Россия венчур компаниясе” ААҖ ягыннан - “Россия венчур компаниясе” ААҖ нең генераль директоры Алексей Коробов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
10.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе” федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры урынбасары Андрей Быстрицкийны кабул итте. Сүз Татарстан башкаласында “Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе”нең (European Broadcasting Union – EBU) 14 нче Финанс ассамблеясенә хәзерлекнең торышы һәм аны үткәрү турында барды.
09.09.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Россия мегапроектлары” Якутия икътисади форумында катнашты. Ул 2008 елның 6–7 нче сентябрендә Якутск шәһәрендә (Саха республикасы) үтте. “Мегапроектлар һәм кече һәм урта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр” конференциясендәге Форум кысаларында Борис Павлов Татарстан Республикасының инновацион һәм инвестицион потенциалын, шул исәптән Татарстан Республикасының нефть химиясе һәм нефть чыгару өлкәсенең кластерлы үсешен, шулай ук “Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше” комплекслы проектын, “Татарстан Республикасы мисалында аз урманлы төбәкләрнең түбән товарлыклы агач материалының комплекслы кулланылышы” инвестицион проектын тәкъдир итте.
09.09.2008
2008 елда Татарстан Республикасы халыкның ташламалардан файдаланучы категорияләрен тәэмин итүгә 1,55 млрд. сумлык дарулар алды. Узган ел бу сумма 1,17 млрд. сум тәшкил иткән иде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

Битләр: << ( 2181 ) 2182 2183 2184 2185 2186 2187 2188 2189 2190 >>