Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты
12.09.2008
Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Россиянең спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия студентлар спорт берләшмәсе президенты һәм FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Рамил Төхвәтуллин катнашты.
Очрашуда катнашучы яклар Татарстан башкаласында 10-18 нче сентябрьдә уза торган I Бөтенроссия җәйге Универсиада-2008 нең финал ярышлары барышы турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, сүз биш елдан Казанда узачак 2013 ел Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын (Универсиада-2013) оештыру һәм үткәрү механизмнары турында да барды.
Шуны да искәртик: бүген кич белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова I Бөтенроссия җәйге Универсиада-2008 нең финалын ачу тантанасында катнашачаклар (“Баскет-Холл”, Казан).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте