“Россия венчур компаниясе” ААҖ генераль директоры Алексей Коробов сүзләренә караганда, Татарстанның венчурлы капитал салу индустриясендәге проектларны тормышка ашыруга хәзерлеге югары дәрәҗәдә
10.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Россия венчур компаниясе” ААҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте венчурлы капитал салу индустриясен булдыру, икътисадның инновацион тармакларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү һәм уртак эшләр башкару турындагы килешүгә кул куйды.
Документка “Россия венчур компаниясе” ААҖ ягыннан - “Россия венчур компаниясе” ААҖ нең генераль директоры Алексей Коробов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Килешү максаты – Татарстан Республикасында үзебезнең венчурлы капитал салу индустриясен, икътисадның инновацион тармакларын булдыру, үстерү һәм бу өлкәдә Россия Федерациясенең башка төбәкләре белән үзара бәйләнешен координацияләүне тәэмин итү буенча хезмәттәшлек.
Килешү кысаларында яклар 2012 елга һәм киләчәктә 2020 елга кадәр булган вакытка Татарстанда венчурлы капитал салу индустриясен үстерү буенча уртак эшчәнлек нигезләре проектын эшләргә сүз куештылар.
Инновацион проектларны венчурлы финанслау инфраструктурасын төзү буенча чаралар координаторы һәм инициаторы итеп, Татарстан Республикасы Хөкүмәте “Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды” Дәүләт коммерцияле булмаган оешмасын билгеләде.
Килешүгә кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Татарстанда инновацион идея һәм проектларны тормышка ашыру өчен, җитди инфраструктура төзелгән инде. “Без инновацион икътисадны үстерүдә кайбер адымнар ясаган идек инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без кая таба хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлыйбыз һәм, федераль үзәк белән көчләребезне берләштереп, кирәкле нәтиҗәгә ирешә алачакбыз. Республика үз эченә генә бикләнеп калмый, ә Россия күләмендә дә үзен таныта”.
“Россия венчур компаниясе” ААҖ директоры Алексей Коробов Татарстанның инновацион проектларны тормышка ашыруга хәзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Шуның белән бергә, аның сүзләренә караганда, республика кайбер проектларны тормышка ашыруда (технопарклар төзү) үз эченә күп кенә яңа, заманча идеяләр алган. “Чыннан да, инновацион икътисадны гамәлгә ашыру өчен, барлык структураларның (федераль һәм төбәк) көч куюы кирәк, - диде Алексей Коробов, - болай үзара ярдәм итешү икътисадны инновацион рельсларга күчерү мөмкинлеге бирәчәк”. Коробов әфәнде бүгенге көндә Россия өчен чимал икътисадыннан китеп, инновацион процесста катнашу мәсьәләсе актуаль булуын ассызыклады.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Россия венчур компаниясе директоры венчурлы капитал салу индустриясен булдыру өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүләрнең Россиядәге 6 төбәк белән төзелүен әйтте. “Әмма федерация субъектларының хәзерлек дәрәҗәсе төрле, - диде ул. – Татарстанның Россия венчур компаниясе белән уртак проектларны тормышка ашыруга хәзерлеге югары дәрәҗәдә”.
Алексей Коробов сүзләренә караганда, 2008 ел ахырына ук төбәкләрнең Россия венчур компаниясе белән хезмәттәшлек итүенең конкрет мисалларын күрергә мөмкин булачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте