Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева: “2008 елда республикада ташламалардан файдаланучы 100 граждан 1 млн. сумнан артык суммага дарулар алды”
09.09.2008
2008 елда Татарстан Республикасы халыкның ташламалардан файдаланучы категорияләрен тәэмин итүгә 1,55 млрд. сумлык дарулар алды. Узган ел бу сумма 1,17 млрд. сум тәшкил иткән иде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.
Брифинг ташламалы категориядәге гражданнарны дарулар белән өстәмә тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган иде.
Республикада федераль ташламалардан файдаланучы барлыгы 380 мең чамасы кеше исәпләнә (шуларның 80 % ыннан артыгы – инвалидлар).
Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада финанс чыгымнарын таләп итә торган җиде нозология (онкогематология авырулары, тукымаларны күчереп куюдан соңгы авырулар, гемофилия һ.б.) буенча регистрга кертелгән 2,2 мең кеше бар.
Фәридә Яркәева хәбәр иткәнчә, финанслау буенча гомуми сумманың якынча 40 % ы нәкъ менә шушы гражданнарга туры килә. Әйтик, 2008 елның 8 ае буена дарулар белән өстәмә тәэмин итү программасы буенча республикада 483 кеше – 50-100 мең сумлык, 213 кеше – 100-500 мең сумлык, 7 кеше якынча 1 млн. сумлык препаратлар алган.
Шуның белән бергә финанс чыгымнарын таләп итә торган җиде нозология буенча 87 кеше – 50-100 мең сумлык, 742 кеше – 100-500 мең сумлык, 73 кеше якынча 1 млн. сумлык һәм Татарстанның 100 гражданы 1 миллионнан артык суммага дарулар алган.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, брифингта катнашучылар 2008 елның 1 нче июленнән кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы буенча җан башына туры килә торган нормативның 423 сумнан 426 сумга кадәр артуын әйттеләр.
Гражданнар социаль хезмәт күрсәтү җыелмасыннан баш тарткан очракта бер генә тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр шулай ук аена 557 сумнан 567 сумга чаклы (шул исәптән өстәмә түләүсез медицина ярдәме өчен билгеләнгән түләүләр 495 сумнан 504 сумга кадәр) үскән.
Брифингта катнашучылар массакүләм мәгълүмат чаралары аша акчалата түләүләр файдасына соцпакеттан баш тарткан гражданнарга мөрәҗәгать иттеләр (соцпакеттан киләсе ел дәвамында баш тарту турындагы гаризалар Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль бүлекчәләрендә агымдагы елның 1 нче октябренә кадәр кабул ителә). Белгечләрнең бәяләүләренә караганда, “баш тартучылар”ның күбесенә (аларның барысы да, нигездә, инвалидлар һәм ташламалардан файдаланучылар) ел дәвамында шактый зур суммага дарулар кирәк булырга мөмкин. Ташламалардан файдаланучы соцпакеттан баш тарту турында гариза язган очракта, ул даруларны үзе алырга тиеш була.
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе белән идарә итүченең урынбасары вазыйфасын башкаручы Елена Полякова сүзләренә караганда, гражданнарның, соцпакеттан баш тартып, соңыннан гаризаларын яңадан алу очраклары да бар. Әйтик, 2008 ел дәвамында инде 479 кеше, үз фикерләрен үзгәртеп, Пенсия фондына соцпакетны (социаль хезмәт күрсәтү җыелмасын) кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать иткән.
2008 елның 4 нче сентябренә Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлекчәсе биргән мәгълүматка караганда, Татарстан Республикасы буенча соцпакеттан баш тарткан 159,9 мең кеше исәпләнә.
Шуның белән бергә Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева авыр тормыш шартларында калган, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарның да социаль ярдәм алуга дәгъва итә алуларын әйтте.
Аның сүзләренә караганда, республикада пенсионерларның 10 % ы яшәү минимумыннан түбән булган пенсия ала.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте