Татарстан Хөкүмәте башлыгы Казанда “Нефть. Газ. Нефть химиясе – 2008” XV халыкара күргәзмәсен ачты

10.09.2008

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нефть. Газ. Нефть химиясе - 2008” XV халыкара күргәзмәсен танатаналы рәвештә ачуда катнашты.
Күргәзмә Татарстан мәркәзендә үтә һәм эре төбәк нефть-газ экспозицияләре өчлегенә керә. Анда ел саен 200 дән артык нефть чыгару компаниясе, шулай ук углеводородлар табу һәм эшкәртү өчен җиһазлар һәм технологияләр җитештерә торган предприятиеләр катнаша.
Рөстәм Миңнеханов, экспозицияне ачып, нефть чыгаруда республиканың 60 елдан да артык тәҗрибәсе барлыгын һәм күргәзмәнең Татарстан өчен мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте.
“Мин ышанам: күргәзмә мәгълүматлар алмашу, проблемалы мәсьәләләр турында актив фикер алышу урыны булыр һәм берләштерелгән яңа проектларның үсешен тәэмин итәр”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
“АссоНефть” (кече һәм урта нефть- газ чыгару оешмалары ассоциациясе) коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Елена Корзун, күргәзмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан Ромашкино нефть ятмаларының мөһимлеге турында әйтте.
“Ромашкино ятмалары – яңа технологияләр эшкәртү плацдармы, - диде ул. – Кече нефть компанияләре өчен нефть чыгаруда заманча яңа технологияләр куллану аеруча мөһим”.
Күргәзмәне ачканнан соң ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озатып йөрүче кешеләр “Транснефть”, “Татнефть”, “Казаноргсинтез”, “Түбән Кама нефть химиясе” ачык акционерлык җәмгыятьләре, “Метрон” һәм “Йокогава” (Татарстанның кайбер эре сәнәгый компанияләре партнеры) компанияләре стендларын карап чыктылар.
“Нефть. Газ. Нефть химиясе - 2008” күргәзмәсе кысаларында шулай ук “Нефть чыгару төбәкләрен үзләштерүнең соңгы стадиясендәге актуаль мәсьәләләр” халыкара фәнни-гамәли конференциясе дә эшли. Ул Ромашкино ятмаларын эшкәртә башлауның 60 еллыгына багышланган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте