24-26 нчы сентябрьдә Татарстан башкаласында Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсенең14 нче Финанс ассамблеясе узачак
10.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе” федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры урынбасары Андрей Быстрицкийны кабул итте.
Сүз Татарстан башкаласында “Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе”нең (European Broadcasting Union – EBU) 14 нче Финанс ассамблеясенә хәзерлекнең торышы һәм аны үткәрү турында барды.
Шуны да искәртик: 2008 елда Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе җитәкчелеге Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясенә “Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе”нең 14 нче Финанс ассамблеясен Россия шәһәрләренең берсендә үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде.
Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе, “Татарстан” Дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе белән берлектә, дөнья берләшмәсенең Татарстан Республикасына карата үсә бара торган кызыксынуын истә тотып, әлеге чараны Казанда үткәрергә тәкъдим итте.
Бу идеяне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә хуплады.
Татарстан Хөкүмәте “Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе”нең 14 нче Финанс ассамблеясен оештыручыларның берсе булып тора.
24-26 нчы сентябрьдә Казанда узачак 2008 ел Ассамблеясендә дөньяның 50 дән артык иленнән финанс эшләре җитәкчеләре һәм телерадиокомпания экспертлары катнашачак.
Белешмә өчен:
Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе (www.ebu.ch) Көнбатыш Европа һәм Урта диңгез бассейны илләренең 23 җәмәгать телерадиокомпаниясе инициативасы буенча 1950 елның 12 нче февралендә төзелгән.
Бүгенгә Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсе дөньяда һөнәри коммерцияле булмаган милли җәмәгать һәм дәүләт эре телерадиокомпаниясе булып исәпләнә.
Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсендә Россия Федерациясенең эшләп килә торган өч әгъзасы бар: Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе, “Останкино Радио йорты” (“Маяк”, “Россия тавышы” һәм “Орфей” радиокомпанияләре) – коллектив әгъза хокукында һәм Беренче канал.
Европа Хәбәрләр тапшыру Берләшмәсенең төп максаты - теле- һәм радиопрограммалар белән алмашу, уртак производство, спорт ярышларын, мәдәни программаларны, халыкара ярышлар һәм конкурслар үткәрүне күрсәтү хокукына ташламалы керүне тәэмин итү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте