Яңалыклар

22.08.2009
2009 елның калган дүрт аенда Татарстан Республикасына якынча 650 мең кв. метр торакны төзелешкә кертергә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда республикабыз Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Киңәшмә торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган иде һәм ул, Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
20.08.2009
Бүген Татарстан башкаласына ике көнлек эш визиты белән Россия Федерациясенең эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев һәм Таҗикстанның эчке эшләр министры, милиция генерал-лейтенанты Абдурахим Кахаров килде.
“Казан” халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасының баш федераль инспекторы Марсель Галимәрдәнов каршы алды.
20.08.2009

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының объектларын төзү буенча республика штабы утырышын үткәрде (Түбән Кама).

Утырышта подрядчы оешмалар җитәкчеләре, “ВНИПИнефть” проект институты, Fluor компаниясе вәкилләре катнашты.

Нефть, газ, химия комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Ринат Сабиров хәбәр иткәнчә, утырыш барышында төзелеш мәсьәләләре турында фикер алышканнар.

Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, республика штабы әгъзалары алдында чыгыш ясаганда, графиктан тайпылмыйча эшләү, төзелеш материаллары белән тәэмин итүне оештыру бурычларын куйды.

19.08.2009

Бүген Татарстан Республикасында дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында 2010-2013 елларга дәүләт гражданнар хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү республика максатчан программасының проекты турында фикер алыштылар.

Программаның заказчысы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, координаторы – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаменты.

Документны Татарстан Республикасының юстиция министры Мидхәт Корманов тәкъдим итте (Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы максатчан программаны эшләүче булып тора).

18.08.2009

2009 ел ахырына кадәр Россиядә минималь пенсия яшәү минимумы дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Бүген Казанда бу турыда Россия Пенсия Фонды рәисе Антон Дроздов әйтте.

Шуны искәртик: Татарстан башкаласына Антон Дроздов эш визиты белән килде. Ул “Россия Пенсия Фонды органнарын 2010 елда мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре белән идарә итү шартларында эшләүгә әзерләү” төбәкара семинарында катнаша.

Семинарда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

18.08.2009
Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты акчасына бюджет оешмаларын Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлеге белән электрон документ алмашуга тоташтыру мәсьәләсе хәл ителгән. Бүгенге көндә эш белән тәэмин итүче иминиятләштерүчеләрнең 27 проценты Россия Пенсия Фондына мәгълүмат тапшыруның контактсыз технологиясенә тоташтырылган инде. Бүген Россия Пенсия Фонды органнарын 2010 елда мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре белән идарә итү шартларында эшләүгә әзерләү буенча үткәрелгән төбәкара семинарда бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
18.08.2009
Бүген Казанда 2010 елда, пенсия турындагы законнар үзгәргән шартларда, Россия Пенсия Фонды органнарының эшләве хакында үткәрелгән төбәкара семинар кысаларында Россия Пенсия Фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовка өченче буын мәгълүмат киосклары (инфоматлар) эшен күрсәттеләр. Шуны искәртик: Антон Дроздов Татарстан башкаласына эш визиты белән бүген иртән килде.
18.08.2009
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында “Автономияле учреждениеләр турында” исемле Федераль законны гамәлгә ашыруның барышы турында” дигән темага брифинг булды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм перспектив тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева; Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко; Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ирада Әюпова; Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының урынбасары Әнәс Гыйльманов һәм республикабызның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Наталья Бутаева катнашты.
14.08.2009
Сәнәгый җитештерү кимегән шартларда Татарстанның төп бурычлары – хезмәт коллективларын саклап калу, сәнәгать һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең максималь эшләвен тәэмин итү. Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының коллегия утырышында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Коллегиядә төп доклад белән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы башлыгы Марат Сафиуллин чыгыш ясады.
14.08.2009
Татарстан Республикасында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау кысаларында экономияләүдән калган акча шул ук йортларда өстәмә эшләр үткәрүгә тотылачак яки резерв счетларында тупланачак. Бүген республикада капремонт үткәрү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә барышында бу турыда Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.

Битләр: << 2141 ( 2142 ) 2143 2144 2145 2146 2147 2148 2149 2150 >>