Татарстан Республикасы икътисад министрының урынбасары Алевтина Кудрявцева: бюджет учреждениеләрен автономияле учреждениеләргә күчерүнең максаты – хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру

18.08.2009

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында “Автономияле учреждениеләр турында” исемле Федераль законны гамәлгә ашыруның барышы турында” дигән темага брифинг булды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм перспектив тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева; Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының урынбасары Вадим Хоменко; Татарстан мәдәният министрының урынбасары Ирада Әюпова; Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының урынбасары Әнәс Гыйльманов һәм республикабызның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Наталья Бутаева катнашты.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы