Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов: “Хәзер хезмәт коллективларын саклап калу, сәнәгый предприятиеләрне максималь эшләтү мөһим”
14.08.2009Сәнәгый җитештерү кимегән шартларда Татарстанның төп бурычлары – хезмәт коллективларын саклап калу, сәнәгать һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең максималь эшләвен тәэмин итү. Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының коллегия утырышында бу турыда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Коллегиядә төп доклад белән Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы башлыгы Марат Сафиуллин чыгыш ясады. 2009 ел ахырына фаразланган саннардан тыш, ул 2010-2030 елларга Татарстан Республикасы стратегиясе концепциясе турында да сөйләп китте.
2009 елның беренче яртыеллыгында тулай төбәк продукты 365 млрд. сум тәшкил иткән. 2008 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 8 процентка кимрәк.
2009 елның гыйнвар-июнь айларында 381,3 млрд. сум күләмендә продукция төяп җибәрелгән. Гыйнвар-июнь айларында сәнәгый җитештерү индексы, алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14,2 процентка кимеп, 85,8 процент тәшкил иткән.
Якынча мәгълүматларга караганда, төп капиталга 104,5 млрд. сум күләмендә (алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда – 94 %) инвестиция кертелгән.
Икътисади кризисның икенче дулкыны китерергә мөмкин булган хәвеф-хәтәрләр арасында ул банктан кредит алу проблемасын, эшсезлекнең артуын, реаль керемнәрнең кимүен санап үтте.
2009 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы сәнәгате һәм сәүдәсенең эш нәтиҗәләре һәм 2010-2012 елларга фаразлар турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сөйләде.
Әйтик, 2009 елның гыйнвар – июль айларында Татарстанда сәнәгый җитештерү күләме 457,8 млрд. сум тәшкил иткән. Сәнәгый җитештерү индексы – 86,5 % (шул исәптән июль аена – 90,6 %).
2009 ел нәтиҗәләренә караганда, сәнәгый җитештерүнең - 15 процентка (2008 ел белән чагыштырганда), шул исәптән эшкәртү производстволарында 25 процентка кимүе көтелә.
2009 елда сәнәгый җитештерү күләме – 750 млрд. сум, сәнәгый җитештерү индексы 85 % (2008 ел белән чагыштырганда) булыр дип уйланыла.
Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, 2010 елга икътисадның реаль секторындагы хәл тотрыклыланырга тиеш, төяп җибәрелгән товар күләме – 834,5 млрд. сум, сәнәгый җитештерү индексы 101,0 % тәшкил итәр дип планлаштырыла.
Фаразлауларга караганда, 2011 һәм 2012 елларда сәнәгый җитештерү индексы 103 һәм 102,5 % тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры республикадагы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең эшенә аерым тукталып үтте.
Әйтик, гыйнвар-июль айларында оборона-сәнәгать комплексында җитештерү күләме - 18,4 млрд. сум, сәнәгый җитештерү индексы 118,1 % тәшкил иткән. Фаразлауларга караганда, 2009 елда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре буенча җитештерү күләме 34 млрд. сум булырга тиеш, бу 2008 елдагыга караганда 1,7 процентка кимрәк.
“Оборона-сәнәгать комплексында җитештерү күләменең яртысыннан артыгын дәүләт оборона заказы алып тора, 2010 елда да аның күләмен арттыру буенча актив эшләргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Равил Зарипов.
Бүген оборона-сәнәгать комплексының 11 предприятиесе алты федераль максатчан программада катнаша. 2009 елда 682,5 млн. сум алу планлаштырыла, бу 2008 елдагыдан 62 процентка күбрәк.
2009 елның беренче яртыеллыгында сәнәгатьтә уртача айлык хезмәт хакы 16 мең булган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 4,3 процентка кимрәк.
1 нче августка алынган мәгълүматларга караганда, сәнәгатьтә эшсезләрнең гомуми саны 17 меңнән артып киткән, шул ук вакытта 18 мең буш урын бар (нигездә, алар түбәнрәк квалификацияләр).
“Халыкның яшәү дәрәҗәсе төшү куллану структурасын үзгәртте. Алты ай нәтиҗәләренә караганда, азык-төлек товарлары күбрәк өлеш ала башлаган (2008 елда 47 % булса, хәзер 50,3 %)”, - диде Равил Зарипов.
(Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының доклады белән
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында - http://mpt.tatar.ru/rus/file/pub/pub_35219.doc таныша аласыз).
Татарстан башкаласындагы хәл турында Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов сөйләде. Ул да төп макроикътисади күрсәткечләрнең кимүен билгеләп үтте. Беренче яртыеллыкта сәнәгый җитештерү индексы 99 % тәшкил иткән. Транспорт чараларын җитештерү һәм химия сәнәгате тармакларында җитештерүнең үсүе күзәтелә.
Агымдагы елның алты аенда Казанда 500 мең кв. метр торак тапшырылган (2008 елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 3 процентка кимрәк).
Беренче яртыеллыкта Казан предприятиеләренең сальдоланган финанс нәтиҗәсе 7 млрд. сум (2008 ел белән чагыштырганда, 55 %) тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте