Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәрберсенә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итәргә кирәк”

22.08.2009

2009 елның калган дүрт аенда Татарстан Республикасына якынча 650 мең кв. метр торакны төзелешкә кертергә кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә бу турыда республикабыз Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Киңәшмә торакны файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган иде һәм ул, Татарстанның барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, безнең полосада төзелеш сезоны сентябрьдә тәмамлана, хәзер торак төзү срокларын һәм темпларын төгәл билгеләргә кирәк. Ул төзелә торган йортларның төп өлеше (550 мең кв. метр чамасы) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды планнарына каравын һәм бу хәлнең курку уятуын аеруча билгеләп үтте.
Кайбер районнарда социаль ипотека программасын тормышка ашыруга бәйле хәл аеруча кискен, инженерлык челтәрләрен тоташтыру мәсьәләләре бар (кризис шартларында кайбер районнар бу проблеманы мөстәкыйль рәвештә чишә алмыйлар).
“Без Дәүләт торак фонды программасында федераль бюджет чараларын мөмкин кадәр күбрәк кулланырга тиешбез. Бу, барыннан да элек, торак сертификатлары, ана капиталы”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов федераль бюджетның Татарстан Республикасына Бөек Ватан сугышы ветераннарын фатирлар белән тәэмин итү һәм аларның торак шартларын яхшырту өчен (2010 елның 1 нче маена кадәр) 1,3 млрд сум бүлеп бирүен искәртте. Бу акча республикага килеп җиткән инде.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы 2009 елда төзеләчәк йортларны һәм 2010 елга күчереләчәк торак йортлар һәм төзелеш мәйданчыкларын билгеләп чыгарга тәкъдим итте. Ул республикада социаль ипотека чиратының өч елдан да артмаска тиешлеге турында карар кабул ителүен искәртте (аны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә хуплаган).
“Хәзер кешеләр соципотека буенча төзелә торган торак йортларның сыйфатыннан канәгать түгел (бигрәк тә панель йортлар төзелешеннән), һәм бу безнең социаль ипотека программасы буенча алып барыла торган эшебезгә “бер кашык дегет түгү” дигән сүз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул җаваплы ведомстволарга, көчләрен туплап, килеп чыккан проблемаларны юкка чыгарырга кушты.
Төп доклад белән Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасының Төзелеш министрлыгы башлыгы 2009 елның 7 аенда 1 миллион 287 мең кв. метр торак төзелүен әйтте. Бу еллык йөкләмәнең 64,4 процентын тәшкил итә. 8 ай нәтиҗәләре буенча 1 миллион 350 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла (еллык йөкләмәнең 68 проценты).
Проблемаларның берсе – Дәүләт торак фонды программасы буенча торак төзү планын үтәү. “Яхшы якка үзгәреш тә сизелә, ләкин августта алга китеш булмады. Бүген, планны үтәр өчен, ай саен 120 шәр – 130 ар мең кв. метр торак тапшырырга кирәк, ләкин моңа ирешеп булмый”, - диде Марат Хөснуллин.
Бигрәк тә Казан хәвефкә сала. Монда йортлар төзү һәм аларны файдалануга тапшыруга бәйле проблемалар бар: Шатурская урамы (йорт төзелә башламаган), Побежимов урамы, Павлов урамы, Азино микрорайоны (3Б номерлы торак йорт, 28 мең кв. метр мәйдан), Азино-1 микрорайонындагы торак йорт (33,8 мең кв. метр).
Дәүләт торак фондының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин социаль ипотека программасында катнашучылар – чиратта торучылар исемлекләре буенча җитди эш алып барылуын әйтте. Учетка куелып та, Дәүләт торак фонды белән шартнамә төземәгән кешеләр һәм программа шартларын үтәмәүчеләр бар. Әйтик, якынча 19 мең кеше бүгенге көндә социаль ипотека программасының шартларын үтәми.
13,3 меңнән артык гаилә программа шартларын үтәп бара һәм анда катнашу хокукына ия булып тора дип табылган. Шуларның 11 меңнән артыгы – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, 2 меңнән артыгы – Дәүләт торак фонды белән шартнамә төзегән предприятиеләрнең хезмәткәрләре, 85 гаилә – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар.
Тәлгат Абдуллин Дәүләт торак фонды аша Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту да тормышка ашырылачагын искәртте.
Ул шулай ук агымдагы чорда Фондка 6 млрд 907 млн сум күләмендә акча керүен әйтте. Якынча 840 млн. сум Фонд тарафыннан кредит буларак кертелгән.
Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын фатирлар белән тәэмин итү һәм аларның торак шартларын яхшырту турында сөйләде. Ул Татарстанга моның өчен субвенцияләр рәвешендә 1,388 млрд сум бирелгәнлеген, бу акчаның инде республикага килеп җитүен раслады.
“Республикада Бөек Ватан сугышына мөнәсәбәте булган 1028 кеше торак шартларын яхшыртуга чират тора, шуларның 508 е – Казанда (ветераннарның күпчелеге Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллыда яши)”, - диде Айрат Шәфигуллин.
“2009 елда 799 кешегә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге турында әйтелде, 349 кеше инде тораклы булды”, - дип билгеләп үтте Айрат Шәфигуллин.
Ветераннар исемлеге башкарма комитетларга җибәреләчәк, үз чиратында, алар бу мәгълүматны актуальләштерергә тиеш булалар.
Сорашулар барышында шунысы ачыкланды: закон нигезендә ветераннарга торак яшәү урыны буенча бирелергә тиеш, ләкин өлкән кешеләрнең күбесе балалары белән, аларның гаиләсендә яши. Татарстан Республикасының хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры сүзләренә караганда, бу мәсьәләне чишүне районнар үзләренә алганнар (ветераннарга фактик яшәү урыны буенча торак бирү өчен).
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика районнары администрацияләре җитәкчеләренә һәрбер ветеранга ярдәм итәргә; мәсьәләгә формаль яктан гына якын килмичә, индивидуаль эш алып барырга кушты. “Ветераннарыбызга торак шартларын яхшыртуда ярдәм итик. Алар моңа лаек. Күпчелек очракта кирәкле документларны дөрес тутырып та проблеманы чишәргә мөмкин. Аларга хокукларын аңлатырга, барысын ачыклауда ярдәм итәргә кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте ул киңәшмәдә катнашучыларга.
Айрат Шәфигуллин торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән һәр ветеранга 943,2 мең сум каралганлыгын искәртте. Федераль бюджет акчасына ветераннарны торак белән тәэмин итү нормативы, бер кешегә туры килгән гомуми торак мәйданыннан чыгып, 22 кв. метрдан 32 кв. метрга кадәр арттырылган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте