Казанда Россия Пенсия Фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовка инфоматлар эшен күрсәттеләр
18.08.2009
Бүген Казанда 2010 елда, пенсия турындагы законнар үзгәргән шартларда, Россия Пенсия Фонды органнарының эшләве хакында үткәрелгән төбәкара семинар кысаларында Россия Пенсия Фонды идарәсе рәисе Антон Дроздовка өченче буын мәгълүмат киосклары (инфоматлар) эшен күрсәттеләр. Шуны искәртик: Антон Дроздов Татарстан башкаласына эш визиты белән бүген иртән килде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте