Россия Пенсия Фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов: 2010 елдан пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарга өстәмә түләүләр билгеләнәчәк

18.08.2009

2009 ел ахырына кадәр Россиядә минималь пенсия яшәү минимумы дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Бүген Казанда бу турыда Россия Пенсия Фонды рәисе Антон Дроздов әйтте.

Шуны искәртик: Татарстан башкаласына Антон Дроздов эш визиты белән килде. Ул “Россия Пенсия Фонды органнарын 2010 елда мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә иминият кертемнәре белән идарә итү шартларында эшләүгә әзерләү” төбәкара семинарында катнаша.

Семинарда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясаганда (Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасындагы бүлегенең актлар залы), Антон Дроздов 2009 елда илебездә пенсияләргә дүрт тапкыр индексация үткәрелүен искәртте. “Ел ахырына социаль пенсияләрнең уртача күләме 4200 сумнан артыграк булачак”, - диде Россия Пенсия Фонды идарәсе рәисе.

2010 елда Россиядә пенсияләрне арттыру процессы дәвам итәчәк.

Антон Дроздов шуны да искәртте: 2010 елдан пенсияләре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнарга өстәмә социаль түләүләр (федераль яки региональ) билгеләнәчәк.

“Пенсияләрне арттыру өчен, бюджет кертемнәре чыганакларын арттырырга кирәк”, - диде Андрей Дроздов. Ул салым һәм суд приставлары хезмәтләре белән эшне активлаштырырга киңәш итте.

Моннан тыш, Россия Пенсия Фонды идарәсе рәисе Пенсия Фонды хезмәткәрләренең санын арттыру турында карар кабул ителүен әйтте.

Семинар тәмамланганнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Антон Дроздов илдә башланган валоризация барышында гражданнарның пенсия хокуклары да арттырылачагын әйтте. “Уртача алганда, валоризация барышында пенсияләр 1200 сумга кадәр артырга мөмкин”, - диде Дроздов әфәнде.

“Валоризация процессында гражданнарның пенсиясе төрлечә артачак. Бу “совет стажы” дип атала торган нәрсәгә бәйле. 1991 елга кадәрге һәр стаж елы өчен – 1 %, 1991 һәм 2001 еллар арасындагы стаж өчен – 10 %. Уртача 1200 сум булырга тиеш. Валоризация вариантларын караганда, нәкъ менә шундый карар кабул ителде. “Валоризация күбесенчә 2002 елдагы конвертация шартларында стаж буенча чикләнгән кешеләргә юнәлдерелгән”, - диде Антон Дроздов.

Аның сүзләренә караганда, мондый чаралар пенсияләре аз булган гражданнар өлешен киметү мөмкинлеге бирәчәк.


Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте