Хәзерге вакытта Татарстанда язгы ташуга әзерлек чаралары эше комплекслы рәвештә алып барыла. Бүген кече елгаларның 54 участогында, 147 буада вакытлыча күзәтчелек челтәре булдырылган; республика елгаларында тыгылып торган бозларны шартлату эшенә Казан Югары хәрби команда училищесы белән килешү төзелгән. Тирә-күрше субъектлар, муниципаль берәмлекләр белән язгы су ташу дәрәҗәсе һәм фаразлар буенча гидрометеорологик мәгълүматлар алмашу турында килешенгән.
Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатын ничек арттырырга? Ул хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Доклад белән ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 38 муниципаль берәмлектә 392 йортта бара. Бүген эшләр 5 муниципаль районда: Азнакай, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай һәм Чирмешән районнарында башланмаган. Ул хакта бүген капремонт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.