Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Проба палатасы җитәкчесе Владимир Моспан белән очрашты

22.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия Проба палатасы җитәкчесе Владимир Моспан белән очрашты.

Сүз республикадагы зәркән сәнәгате турында барды.

Россия Проба палатасы җитәкчесе Владимир Моспан фикеренчә, Татарстанда моның өчен барлык шартлар да бар.

Исегезгә төшерәбез: 2009 елның 9нчы октябрендә Татарстан башкаласы Казанда тантаналы рәвештә проба заводының Идел-Нократ Дәүләт инспекциясе җитештерү бүлеге ачылган иде.

Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратының икътисад, финанслар һәм идарә бүлеге җитәкчесе Руслан Шакиров катнашты.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.