"КИТ Финанс Инвестиционный Банк" ҖЧҖ Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә тели
23.03.2010Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында “КИТ Финанс Инвестиционный Банк” ҖЧҖ җитәкчесе Дмитрий Геркусов белән очрашты.
Дмитрий Геркусов “КИТ Финанс”ның оешма структурасы, эшчәнлекнең төрле юнәлешләре һәм алдагы үсеш перспективалары турында сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: 2009 елдан бирле “КИТ Финанс” төркеме белән “Россия тимер юллары” ААҖ җитәкчелегендәге инвесторлар консорциумы идарә итә.
“КИТ Финанс”ның электроэнергетика (РАО ЕЭС белән хезмәттәшлек), телекоммуникацияләр, транспорт өлкәсендә тәҗрибәсе бар.
Дмитрий Геркусов сүзләренчә, компаниянең Татарстан Республикасында тормышка ашырылган проектлары әлегә юк, ләкин компания берничә юнәлеш буенча үзенең хезмәтләрен тәкъдим итә ала.
Мәсәлән, “КИТ Финанс” Татарстанда тормышка ашырыла торган берничә эре проектны финанслауга инвесторлар җәлеп итү буенча хезмәтләр тәкъдим итәргә ниятли.
ТР Премьер-министры “КИТ Финанс” җитәкчелегенә юл төзелеше (“Шәле-Баулы” автоюлының бер өлешен төзү проекты), интермодаль ташуларны оештыру кебек юнәлешләрдә катнашу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.