Татарстан Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулывәкаләтле Вәкиле Саймон Де Круз алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште

23.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапур Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулывәкаләтле Вәкиле Саймон Де Круз алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләште.

Ли Куан Ю ис. сәяси эзләнүләр Мәктәбе һәм Сингапур Республикасы дәүләт хезмәте Колледжы белән 2009 елның сентябрендә төзелгән килешүләр турында сүз барды.

ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итүенчә, очрашуда Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре өчен мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кыскавакытлы белем арттыру программасын оештыру мәсьәләсе турында да сөйләштеләр.

Моннан кала, Сингапурның IDA International компаниясе Казанның IT-паркы белән идарә итү стратегиясен эшләүдә дә катнашачак. Шулай ук, Татарстан Республикасының мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсен үстерү стратегиясе турында да сөйләшү булды.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР мәгълүмати технологияләр Үзәгенә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү, мәгариф программалары, Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек программасы кебек юнәлешләр буенча программа продуктларын эшләү буенча эшлекле төркем оештырырга кушты.

ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, шулай ук, ТР Хөкүмәте башлыгын Сингапурның яшьләр спорт чараларын оештыру һәм үткәрүдәге тәҗрибәсе кызыксындырганын хәбәр итте. Сүз 2010 елда Сингапурда үткәрелә торган Җәйге яшьләр Олимпия уеннары турында бара.

Мәгълүмат өчен:
• IDA International белән хезмәттәшлек турында тәфсилләбрәк - http://prav.tatar.ru/rus/index.htm/news/38946.htm
• 2010 елгы Җәйге яшьләр Олимпия уеннары (Youth Olympic Games) – 14-18 яшьтәге спортчы-юниорлар арасында үткәрелә торган беренче җәйге Олимпия уеннары. Уеннар 2010 елның 14нче августыннан алып 26нчы августына кадәр Сингапурда узачак.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.