Яңалыклар

04.04.2010
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аларны юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча ТР Комиссиясе утырышы узды. Чара видеоконференция тәртибендә үтте. Көн кадагында - бердәнбер мәсьәлә: язгы ташу. Киңәшмәне Комисся рәисе - ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
04.04.2010
Бүген Казанда социаль ипотека объектларына бүленеп бирелгән төзелеш мәйданнарын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карады.

Беренче тукталыш Габишев урамындагы төзелеш мәйданчыгы булды.

Биредә ТР Президентын Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары вазифаларын башкаручы – “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Ирек Фәйзуллин һәм башка затлар каршы алды.
03.04.2010
Торакны файдалануга тапшыру һәм Татарстан Республикасында капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада Татарстанның барлык муниципаль районнары да катнашты.

Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
02.04.2010
Татарстанның хезмәт базарындагы вәзгыять узган атнада әллә ни үзгәрмәде. Республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр санының артуы дәвам итә, ләкин агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырганда, әлеге санның үсү тизлеге бермәбер кимегән. Ул хакта бүген тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкаручы Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
01.04.2010
2005 елның 1нче маена кадәр исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы ветераннарын, һәлак булган (үлгән) инвалидлар һәм сугышта катнашучыларның гаилә әгъзаларын торак белән тәэмин итү эше төгәлләнә.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
01.04.2010
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама аръягы зонасына эшлекле сәфәре кысаларында бүген Кама Аланында берничә объектны карады.

Республика җитәкчесе, биредә 2009 елда ачылган ике җитештерүгә старт биреп, "Кама Аланы" индустриаль паркы эшчәнлеге белән танышты. Әлеге җитештерүләр - мультифиламент полипропилен җепләр җитештерүе (елына 1 мең тонна) һәм стретч-тасма җитештерүе (елына 9 мең тонна).
01.04.2010
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасы үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә "Алабуга" махсус икътисадый зонасының административ-эшлекле үзәк бинасында узды. Чарада ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Марат Хөснуллин, ТР кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Комитет рәисе вазифаларын башкаручы Тимур Шаһивәлиев, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы генераль директоры Василий Кудряшов һәм башкалар катнашты.
01.04.2010
Бүген "ТАНЕКО" ААҖендә нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы төзелеше буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
01.04.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Түбән Кама районына сәфәр кыла.

Түбән Камада Татарстан башлыгы “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе комплексы төзелеше штабы утырышында катнашачак.
31.03.2010

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән очрашты. Очрашуда ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы – ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Зилә Вәлиева катнашты.

Битләр: << 2111 2112 ( 2113 ) 2114 2115 2116 2117 2118 2119 2120 >>