Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 38 муниципаль берәмлектә 392 йортта бара. Бүген эшләр 5 муниципаль районда: Азнакай, Яңа Чишмә, Теләче, Тукай һәм Чирмешән районнарында башланмаган. Ул хакта бүген капремонт һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Киңәшмә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада барлык муниципаль берәмлекләр дә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт максатларына Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан бүленеп бирелгән аванс акчалары барлык муниципаль берәмлекләр тарафыннан да идарә итүче компанияләр һәм торак хуҗалары берләшмәләре исәп-хисап счетларына инде күчерелгән. 19нчы мартка булган мәгълүматлар буенча 9 муниципаль берәмлек 30% күләмендәге җирле бюджет акчаларын идарә итүче компанияләрнең исәп-хисап счетына күчермәгән.
"Барлык муниципаль берәмлекләрдән дә программага финанс ярдәм күрсәтүне үтенәм”, - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучыларга ТР төзелеш министры.
Марат Хөснуллин шулай ук 15нче апрельдән 15нче майга кадәр зур йөкле транспорт өчен хәрәкәт ябылачагын искә төшерде. Эшләрне дәвам итәр өчен, төзелеш мәйданчыкларын барлык кирәкле материаллар белән дә тәэмин итеп куерга кирәк, диде ул.
Капремонт өчен кирәкле подрядчы оешмаларны сайлау эшләре тулысы белән 35 муниципаль берәмлектә үткәрелгән. Барлыгы 275 подрядчы оешма (291дән) сайланган.
ТР төзелеш министры социаль ипотека программасы үтәлешенә тәфсилләбрәк тукталды. 2010 елда соципотека буенча планның 53%ы Казанга туры килә. Бу 424 мең кв. метр. Эшләр инде барлык мәйданнарда да бара, диде Марат Хөснуллин. 47 объект төзелә.
Шушы күләмнең 400 мең кв. метр тирәсе 2010 елда файдалануга тапшырылачак, шул исәптән беренче яртыеллыкта “ЖИК г.Казани” заказчысы 147 мең кв. метр (планнан 37%) файдалануга тапшырырга ниятли. Иң күп торак Минск урамында (32,5 мең кв. метр), Габишев урамында (24 мең кв. метр) төзелә.
Татарстанда социаль ипотека программасының үтәлеше турында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин да сөйләде.
Киңәшмә барышында ТР Премьер-министры, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры, Дәүләт торак фонды башкарма директоры социаль ипотека программасы кысаларында панель йортларны төзү мәсьәләсен дә карадылар. ТР Хөкүмәте башлыгы республика шәһәрләрендә панель йортларының төзелешен тискәре бәяләде. Аның сүзләренчә, мондый йортларның сыйфаты начар, аларның тышкы кыяфәте дә канәгатьләндерерлек түгел. “Ул йортлар белән мәсьәләне хәл итәргә кирәк, - диде ул. – Оят бит – биш елдан аларга инде ремонт кирәк”.
Җиңүнең 65-еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту мәсьәләсе белән ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин таныштырды.