Футбол буенча дөнья чемпионатында Казан, ким дигәндә, 1/8 ярышларын уздырырга мөмкин

07.12.2010

Россия 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру хокукына ия булды, илнең чемпионат турларын үзендә үткәрүгә заявка биргән 14 шәһәре арасында Казан да бар.

Шул уңайдан ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ышандырып әйткәнчә, Казан үзендә төркем этабын, ¼ финал ярышларын, ким дигәндә, 1/8 ярышларын уздырырга мөмкин. FIFA таләпләре буенча, матчлар үткәрү буенча стадионнарның сыйдырышлылыгы кимендә түбәндәгечә: дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантанасы өчен стадион 80 мең, ярым финалга 60 мең, 1/8 һәм ¼ финал уеннарга 40 мең кеше сыйдырырга тиеш. Казанның Универсиадага дип төзеләчәк стадионы исә 45 мең урынга исәпләнгән. Һәрхәлдә, дөнья чемпионаты вакыйгасына кадәр 8 ел вакыт бар һәм матчлар уздыру хокукы Россиянең 14 шәһәре тәкъдим итәчәк 15 стадионның торышы, шәһәр инфраструктурасы буенча биреләчәк, диде Х.Шәйхетдинов.

Чемпионатка әзерлек һәм тренировка базалары буларак Үзәк стадион, “Рубин”, “Трудовые резервы” стадионнары, Казан техник университетының “Олимп” мәдәни-спорт комплексы файдаланылачак, шулай ук резервта “Тасма”, “Электрон”, “Ракета” стадионнары бар, шәһәр читендә исә “УНИКС” (Васильевода), “Маяк” (Яшел Үзәндә) һәм Эчке эшләр министрлыгы тренировка базалары, “Волга” лаегере (Боровое Матюшинода), “Дубаи” спорт-күңел ачу комплексы, “Локомотив” стадионы, тәкъдим ителәчәк.

Килгән спортчылар исә “Ривьера” һәм “Корстон” кунакханәләрендә яшәячәк һәм алар FIFAның кунакханәләргә карата куелган таләпләренә туры килә: кимендә “4 йолдызлы” һәм 70 урынга исәпләнгән булырга, ә аэропорт белән кунакханә һәм заявкада күрсәтелгән объектлар арасындагы юлга 60 минуттан күбрәк вакыт сарыф ителергә тиеш түгел. FIFA вәкилләрен “5 йолдызлы” Мираж” кунакханәсе белән төзелә торган “Мариотт”та урнаштыру күздә тотыла.

Х.Шәйхетдинов сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада 40 меңләп кеше футбол белән шөгыльләнә. Дөнья чемпионатына килергә тиешле җанатарлар өчен 4 фан-зона карала: Меңьеллык мәйданында (монысы төп зона), “Казан” атлы спорт комплексында, “Казан” милли мәдәният үзәгендә, чирәмдәге хоккей үзәгендә. Республика, чыннан да, дөнья чемпионатының бер өлешен үзендә үткәрүгә омтыла, беренчедән, бу Татарстанны, Казанны дөньяга таныта, туристларны җәлеп итә, икенчедән, федераль акчаларга яңа объектлар төзелә, булганнары реконструкцияләнә – болардан республика ота гына, дигән фикердә Х.Шәйхетдинов.

Брифингта катнашкан ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов та, дөнья җәмәгатьчелеге Россиянең Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала шәһәрләрен белеп бетерми, дөнья чемпионаты исә Казан, Калининград, Подольск, Түбән Новгород, Ярославль, Саранск, Самара, Волгоград, Сочи, Краснодар, Ростов-на-Дону, Екатеринбургны да танытачак. Шушы 14 кала арасында региональ транспорт программасы тулысынча үсеш алачак, дип басым ясап әйтте И.Мөфлиханов.

Универсиада, дөнья чемпионаты кебек зур күләмле спорт уеннары Казанда транспорт һәм юл инфраструктуралары үсешенә этәргеч бирәчәк, дөресен әйткәндә, Универсиададан соң Казан футбол буенча дөнья чемпионатына әзер дияргә була. 2013 елдагы Универсиадага кадәр Казан метросы төзелешенең I чиратын (Җиңү проспектыннан Автозавод станциясенә кадәр) төгәлләү планлаштырылган, декабрь азагына исә “Кәҗә бистәсе” станциясе кулланылышка тапшырылачак, дип искәртте Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесекнең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. Гомумән алганда, футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру өчен ил буенча 10 млрд. АКШ доллары күләмендә акча каралачак, Казанга шуннан FIFA таләпләрен һәм булган базаны исәпкә алып өлеш чыгарылачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.