Казанда “Интеркабель” Халыкара ассоциациясенең юбилей җыелышы уза

07.12.2010

“Интеркабель” Халыкара ассоциациясе оешуга быел 20 ел. Ассоциациянең юбилеена багышланган чираттагы 40 нчы гомуми җыелышы бүген Казанда уза “Корстон”да аны ачу тантанасы ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үтте.

1991 елда “Интерэлектро” берләшмәсе нигезендә барлыкка килгән әлеге ассоциация баштарак үз составында кабельләр, алар өчен кирәкле материаллар, технологик җиһазлар җитештерүче 15 фирманы берләштерсә, бүген аның Ауропа, Америка һәм Азиядәге әгъзалары саны 8 дистәгә җиткән. Татарстанда да бүгенге көндә “Таткабель” җәмгыяте эшли. Юбилей җыелышында аны ассоциациягә кабул итү мәсьәләсе дә күтәреләчәк. Җыелышта катнашкан тармак белгечләрен, ветераннарын, партнерларны ТР Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән юбилей белән котлап, Илдар Халиков ассоциациянең шушы еллар эчендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклады. Хөкүмәт җитәкчесе делегатларны Татарстанда нефть сәнәгате, нефть химиясе, машина төзелеше өлкәләрендә гамәлгә ашырылучы ТАНЕКО, “Фиат-Соллерс” кебек эре заманча инвестиция проектлары белән таныштырып узды. Татарстанның сәнәгатьтә генә түгел, башка өлкәләрдә дә лидер төбәкләрнең берсе булуын ассызыклады. Илдар Халиков сүзләренә караганда, бүген Казан Россиядәге спорт мәркәзләренең берсе. Узган ел ул Россиянең спорт журналистлары тарафыннан илнең спорт башкаласы дип табылды. Казан 2013 елда җәйге Универсиаданы, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында берничә уенны кабул итәчәк. “Болар спорт корылмаларына һәм юл инфраструктурасына сизелерлек инвестицияләр килү хакында сөйли”, -дип ассызыклады премьер.

Хөкүмәт башлыгы Казанда узучы бу җыен кабель җитештерүчеләргә республика предприятие-оешмалары белән эшлекле элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәр, аларда Казан хакында уңай тәэсирләр калдырыр, дигән ышаныч белдерде.

“Интеркабель” асссоциациясенә нигез салучы һәм аның президенты, техник фәннәр докторы Изослав Пешков юбилей җыелышын уздыру урыны итеп Татарстан мәркәзе сайлануын Казанны Россиянең өченче башкаласы итеп танытуда бер адым, дип аңлатты. Ул юбилей җыелышында катнашучыларга ассоциациянең тарихына экскурсия оештырып, перспективаларны барлады.

Пешков аңлатуынча, ассоциациянең төп максаты - аның әгъзалары булган предприятие-оешмалар арасындагы элемтәләрне ныгыту, аларга ассоциациягә кермәгән башка предприятиеләр белән туры элемтәләр урнаштыруда ярдәм итү, продукцияләрен сертификатлаштыру мәсьәләләрен җайга салу. “Интеркабель”нең гомуми җыелышлары елга ике тапкыр оештырыла. “1990 еллар башында кабель технологияләрен үстерү һәм кабель производствосы мәсьәләләре бик актуаль иде. Шуңа да гомуми җыелышларда бу темалар үзәккә куелды. Алга таба җыелыш кысаларында фәнни-техник симпозиумнар оештырылып, аларда кабель җитештерүче предприятиеләр соңгы казанышлары хакында хисап тота башлады. Ирешелгән уңашлар мондый симпозиумнарны даими нигездә уздыру зарурлыгын тудырды”, -ди Изослав Пешков. Ассоциациянең гомуми җыелышлары кысаларында фәнни-техник симпозиумнар 1995 елдан бирле даими оештырылып килә. Казандагы юбилей җыены кысаларында 11 декабрьгә кадәр чираттагы симпозиум узачак. Бу юлы анда күтәрелүче төп темалар кабель сәнәгатендә энергия саклау, полиолефин (сыек һәм коры силан нигезендә җитештерелгән полиэтилен) нигезендә яңа төр кабель материаллары җитештерү булачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.