ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы районына эшлекле сәфәр кылды
06.12.2010Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кама Тамагы муниципаль районында булды.
Республика башлыгы эш сәфәрен "Фоника-Гипс" ҖЧҖ заводының төзелә торган корпусларын һәм Сөйки авылы янындагы гипс табу карьерасын караудан башлады. Заводта 3 производство ачылачак. Гипс табу күләме 250 мең тонна тәшкил итәчәк. Компания бизнес-планы буенча завод РФ базарының 5 процентын биләргә планлаштыра.
Заманча производствога кертелгән инвестицияләр күләме 2,7 миллиард сум тәшкил итәчәк. Продукция сатудан кергән табыш өстәмә кыйммәткә салынган салымнан тыш елга 315 миллион сум тәшкил итәчәк. Барлык дәрәҗәдәге салым җыемнары – 285 миллион сум. Эшчеләр саны 332 кеше.
ТР Президенты яңа производство белән танышканда республикада проектлауны һәм төзелешне киләсе елдан башлап биредә җитештереләчәк заманча һәм экологик төзелеш материалларына күчерергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов гипс карьерасында булганнан соң Сөйки авылы Мәдәният йортын ачу тантанасында катнашты. ТР Президенты авыл халкын заманча комплекс ачылу белән котлады. Ул музыка аппаратурасы алу өчен сертификат һәм “Фиат Дукато” микроавтобусы бүләк итте.
Республика башлыгы Кама Тамагы бистәсендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты. “Кама Тамагы муниципаль районы” башлыгы Зөфәр Гәрәфиев тантанада ТР Президентына заманча күп функцияле комплекс өчен рәхмәт белдерде һәм район халкы үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклаячак, дип ышандырды.
“Кама Тамагы районы үсеш кичерә. Россиядә тиңнәр булмаган гипс җитештерүче заманча производстволар пәйда була. Бүген Сөйки авылында Мәдәният йорты ачылды, ә биредә - спорт комплексы”, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов тантанада сәламләү чыгышында. Ул район халкын заманча спорт комплексы ачылу белән котлады һәм спорт белән актив шөгыльләнергә чакырды.
ТР Президенты комплекска җиһаз сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.