Рөстәм Миңнеханов Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
03.12.2010Бүген Казанда, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында РФ Федераль салым хезмәте оешуга 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Татарстанда салым хезмәте оешкан көннән алып 20 ел вакыт узды. Бүгенге көндә ул Россия Федерациясендә иң зур уңышка ирешкән хезмәтләрнең берсе. Бәйрәм көнендә салым хезмәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә”, - диде үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе мәгълүмати-техник җиһазланышы һәм кадрлар потенциалы ягыннан Россиядә иң яхшылардан берсе санала. Салым хезмәтенең төп бурычы – республикада икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү. “Республикада күп кенә проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыру салым хезмәткәрләренең төгәл һәм көйле эшләвеннән башка мөмкин булмас иде. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең һөнәрмәндләр командасы тырышлыгы белән безнең барлык планнар да тормышка ашып килә”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов салым хезмәтенең иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. 5 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исем бирелде.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков үз чыгышында салым инспекторларының Татарстан Республикасы өчен әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. Илдар Халиков республика икътисадына саллы өлеш кертүче Татарстанның иң яхшы салым түләүчеләренә ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, 20 ел эчендә республикада идарәнең югары әзерлекле кадрлар составы формалаштырылган. “Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә һөнәрмәндләр эшли, алар дәүләт алдындагы үз бурычларын намус белән үти. Идарә илнең салым системасында әйдәп баручы урынны били”, - диде М.Сафиуллин. Ул Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләренә бәхет, сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.
Бәйрәм чарасында республика салым хезмәтенең иң яхшы хезмәткәрләренә РФ Федераль салым хезмәте һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ведомство бүләкләре тапшырылды. Чараның тантаналы өлешеннән соң бәйрәм кунаклары игътибарына “Мадам Баттерфляй” балеты тәкъдим ителде.