Татарстан өчен алкоголь җитештерү тармагы, нефть тармагы кебек үк, гадәттән тыш әһәмиятле санала, чөнки нефтьтән соң ул - икенче, шулай ук җитди салым түләүче санала. Билгеле, кешеләр сәламәтлеге алардан өстенрәк. Әйе, эчү – начар гамәл, бу хакта сүз куертып торасы түгел, әмма иҗтыяҗ һәм андый төр продукт бар. Эчкечелеккә каршы махсус кампанияләр, төрле чаралар үткәрелә, әмма бүгенгә аны тулысынча тыеп та булмый. Республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе исә алкоголь продукциянең сыйфаты, законнар һәм таләпләр үтәлеше мәсьәләләрендә төзәтмәләр кертә – моны, ахыр чиктә, татарстанлыларның сәламәтлегенә иң түбән зыян салырлык алкоголь продукциягә ышанычлылык та дип карарга кирәк. Биредә җитештерүчеләр, күпләп товар сатып алучылар, ваклап сатучылар, контроль органнарының вөҗдан эше, тиешленең төгәл үтәлеше турында сүз бара.