Илдар Халиков: “Быел күпләп товар сәүдәсе белән эш итү компанияләрен яңабаштан лицензияләү көтә”

04.02.2011

Татарстан өчен алкоголь җитештерү тармагы, нефть тармагы кебек үк, гадәттән тыш әһәмиятле санала, чөнки нефтьтән соң ул - икенче, шулай ук җитди салым түләүче санала. Билгеле, кешеләр сәламәтлеге алардан өстенрәк. Әйе, эчү – начар гамәл, бу хакта сүз куертып торасы түгел, әмма иҗтыяҗ һәм андый төр продукт бар. Эчкечелеккә каршы махсус кампанияләр, төрле чаралар үткәрелә, әмма бүгенгә аны тулысынча тыеп та булмый. Республиканың дәүләт алкоголь инспекциясе исә алкоголь продукциянең сыйфаты, законнар һәм таләпләр үтәлеше мәсьәләләрендә төзәтмәләр кертә – моны, ахыр чиктә, татарстанлыларның сәламәтлегенә иң түбән зыян салырлык алкоголь продукциягә ышанычлылык та дип карарга кирәк. Биредә җитештерүчеләр, күпләп товар сатып алучылар, ваклап сатучылар, контроль органнарының вөҗдан эше, тиешленең төгәл үтәлеше турында сүз бара.

Бүген ТР этил спиртын, алкоголь продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контроле тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе утырышында чыгыш ясаган ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый фикер белдерде.

Аның сүзләренчә, быел күпләп товар сәүдәсе белән эш итү компанияләрен яңабаштан лицензияләү көтә, ТР Хөкүмәтенең дә, дәүләт алкоголь инспекциясенең дә уртак фикере шул: бу гамәлгә алдан әзерләнергә кирәк. Әгәр нинди дә булса ярдәм-этәргеч кирәк икән, алар икесе дә булышырга әзер, шул исәптән республиканың муниципаль берәмлекләре дә, дип ышандырып куйды Хөкүмәт башлыгы. “Ләкин лицензия алмыйча йөреп, кемдер кемнедер бүлергә тели, янәсе, сылтавы белән буш игъланнар-сүзләр булмасын, дип кисәтте И.Халиков.

Инспекция эшчәнлегендә кеше сәламәтлеге, гомер озынлыгы күрсәткечләре быелга төп бурыч-максатларының берсе булып калачак. Сыйфатсыз алкогольдан агуланучылар, үлүчеләр санын киметү юнәлешендә ТР дәүләт алкоголь инспекциясенә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә уйлашырга, киңәш-табыш итәргә кирәк, дип саный Премьер.

“Болардан кала, алкоголь базарын тәртипкә салу буенча федераль хезмәт белән хезмәттәшлекнең ныгуы әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта республика Хөкүмәте белән шушы федераль хезмәт арасында килешү төзү турында сүз куештык”, - дип белдерде И.Халиков. Шулай ук кулланучылар базарында закон бозуларга каршы торуны нәтиҗәлерәк дәвам иттерү, республика азык-төлек базарын вакытында анализлау, социаль әһәмияттәге ассортимент белән бәяләр мониторингы уздыру сорала, болар белән республика Хөкүмәте, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын, эчке базарда хәлне уңайлатсын өчен, үз вакытында таныштырып бару кирәк, ә инде хилафлыклар мәсьәләсендә санкцияләр тәртипкә өндәүдә үтемле профилактик чара санала, диде ул.

Соңыннан инспекция хезмәткәрләренең иң булганнарына ТР Хөкүмәте башлыгы И.Халиков тарафыннан дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.