ТР Президенты: “Россия Кубогы – “Динамо-Казан” командасы җиңүләренең әле башы гына”

04.02.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә волейбол буенча Россия Кубогы ияләрен – “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасын кабул итте. Республика башлыгы спортчыларны мактаулы бүләккә ия булулары белән котлады.

Тантаналы очрашуны ачып, Р.Миңнеханов тарихта беренче тапкыр Татарстан командасының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия Кубогында отуын билгеләп үтте. “Командага моның өчен рәхмәт әйтәсе килә”, - дип мөрәҗәгать итте спортчыларга республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әлеге уңышта клуб җитәкчелегенең тырышлыгы да зур әһәмияткә ия. Татарстан Президенты ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка аерым рәхмәт белдерде. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә “Динамо-Казан” командасына әйдәп баручы уенчылар чакырылды һәм аларның эше өчен барлык шартлар да тудырылды.

Үз чиратында, республика җитәкчелеге дә Татарстанда профессиональ волейболны үстерүгә күп көч куйды. Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, Волейбол сарае Россиядәге шундый корылмалар арасында иң яхшыларның берсе дип табылды, күптән түгел Казанда булып киткән РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко да әнә шулай дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда волейбол белән 42-45 мең кеше шөгыльләнә. “Сезнең уңыштан соң әлеге спорт төрен үз итүчеләр саны артыр дип уйлыйм”, - диде Р.Миңнеханов.

“Россия Кубогы – безнең җиңүләрнең әле башы гына, без аларның алга таба да дәвам итүен телибез. Алар булыр дип ышынам, чөнки безнең команда – куәтле һәм куйган максатына ирешә”, - дип белдерде ТР Президенты.

Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, Әсгать Сәфәров командага бүләк сыйфатында яңа автобус ачкычы тапшырырга тәкъдим иткән. “Безнең гаражда «Мерседес» автобусы тора – ул сезнеке» - диде Рөстәм Миңнеханов волейболчыларга.

Ил Кубогы ияләренең баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов команда һәм клуб исеменнән “Динамо-Казан” командасына игътибар күрсәткәне өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. “Без команда алдына Россия Кубогында да, ил чемпионатында да зур бурычлар куелуын яхшы аңлыйбыз һәм үзебезнең икенче Кубок өчен көрәшкә әзер булуыбызны белдерәбез, - диде Р.Гыйләҗетдинов. – Безнең өчен менә дигән шартлар тудырылган, һәм сезон ахырында янә сезнең янда булыр өчен сәбәп табылыр дип өметләнәбез”.

“Динамо-Казан” командасы лидеры, 2010 елда Россиянең иң яхшы спортчысы Екатерина Гамова команда исеменнән волейболга игътибар күрсәткәне һәм яңа Волейбол сарае өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Уенчылар исеменнән Екатерина Татарстан Президентына Россия Кубогы алтын медален һәм команданың мактаулы трофей белән төшкән истәлек фотосын бүләк итте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.