Рөстәм Миңнеханов: “Аңлашып эшләү булмаганда, тулай төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлешен 50 процентка җиткереп булмаячак”

04.02.2011

“Соңгы 5-6 елда республикада кече һәм урта бизнес үсеше өчен кирәкле мохит, инфраструктура булдыру, инновацияле мәйданнар төзү буенча шактый эшләр башкарылды. Республика эшмәкәрлеккә ярдәм буларак каралган федераль программаларны гамәлгә ашыруда тәҗрибә мәйданы булып хезмәт итә. Гомумән алганда, Татарстанда эшмәрлекне үстерү өчен тиешле команда, инфраструктура тупланган, аңлау һәм эшләргә теләк бар. Шуңа карамастан, булган ресурслар, куәтләр тиешенчә файдаланылмый”. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

Республика башлыгы ассызыклаганча, бар хакыйкать чагыштыруда беленә. “Күрше төбәкләр белән чагыштырганда,бәлки, республика иң алга киткән төбәктер. Әмма инновацияләр ныклы үсеш алган илләргә безгә ерак әле”,- ди Президент. Аның ассызыклавынча, урта сыйныф формалаштыру бурычын хәл итү өчен, эшмәкәрләргә финанслар белән генә ярдәм итү җитми. Аларның кайберләре эшчәнлекнең билгеле бер этабында төрле киртәләргә очрап, югалып кала, эшчәнлеген туктата. “Аларга үсеш өчен бөтен шартлар тудырырга кирәк. Моның уңай мисаллары да җитәрлек. Шул ук вакытта бюрократик чагылышлар да очрый. Ниндидер проектларга контроль тиешенчә алып барылса, икенчеләренә игътибар җитми. Ә эшмәкәрлекнең мөмкинлекләре югары. Алар үз-үзләрен генә түгел, дәүләтне дә тәэмин итүчеләр”, -дип ассызыклады Президент. Аның белдерүенчә, әлегә булган ресурсларны (белем үзәкләрен, чимал ресурсларын һ.б.) тиешенчә куллану юк. Муниципалитетлар тарафыннан да аңлау җитми.

Коллегия утырышында эшмәкәрлек үсешенә киртә тудыручы факторлар арасыннан электр челтәрләре хуҗалыгы объектларына технологик ялганудагы кыенлыклар, электр энергиясе өчен тарифлар күтәрелү, җир участоклары өчен аренда түләүләре ставкасы арту китерелде. Президент бу мәсьәләләр буенча җаваплылык үзәге буларак Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетының ролен күтәрү, Энергетика министрлыгы, муниципалитетлар, Тарифлар буенча комитет белән эшне көчәйтү бурычын куйды. “Аңлашып эшләү булмаганда, тулай төбәк продуктында кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлешен беркайчан да 50 процентка җиткерә алмаячакбыз,”, - дип искәртте Президент.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.