Равил Моратов: “Кар белән капланган түбәләр проблемасының актуальлеге арта бара”

05.02.2011

Татарстанда торак һәм административ биналарның түбәләрендә кар һәм боз җыелу проблемасының актуальлеге арта бара һәм аны хәл итү өчен бөтен алымнарны кулланырга кирәк. Бүген ТР Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Равил Моратов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында әнә шулай дип белдерде. Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды.

“Күпме генә сөйләнсәк тә, түбәләрне кар һәм боздан чистарту буенча тиешле чаралар күрелмәде. Көн саен берәр хәл килеп чыга, хәтта кеше үлеменә китергән очраклар да бар, - диде беренче вице-премьер, киңәшмәне ачып. – Безнең чаралар әлегә эшләми, шунлыктан җаваплылык зур түгел. Хәтта кайбер министрлыкларның да түбәләре кардан арындырылмаган, муниципаль биналар хакында әйтеп тә торасы юк”.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматлары буенча, 7 көндә айлык норманың дүрттән бере күләмендә кар яуган. Яллар ахырына кадәр тагын 25 процент күләмендә кар явачак. Ә дүшәмбедән температура түбәнәя башлаячак, моның бозлануга китерүе мөмкин.

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов хәбәр иткәнчә, аның ведомствосы торак йортларның түбәләрендәге хәлне даими контрольдә тота, идарәче компанияләр һәм Торак милекчеләре ширкәтләренә күрсәтмәләр бирә. С.Крайновның сүзләренә караганда, торак йортларда карның калынлыгы 30 сантиметрдан да артмаска, ә түбә кыекларыннан асылынып торган боз сөңгеләре алып ташланырга тиеш.

Шуның белән бергә, Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кар катламының калынлыгы күп мәртәбәләр артып китүгә бәйле очраклар ачыкланган. Өстәвенә, инспекциягә түбәдән су агуга бәйле күпсанлы шикаятьләр килә - хәтта көчле яңгырлар вакытында да мондый күләмдә дәгъвалар булмаган.

Шул ук вакытта административ һәм сәнәгать биналарының түбәләрендәге хәлне контрольдә тоту Дәүләт торак инспекциясенең вәкаләтләренә керми.

Республика прокуратурасы вәкилләре билгеләп үткәнчә, түбәләрнең торышын контрольдә тоту белән, беренче чиратта, муниципаль берәмлек органнары шөгыльләнергә тиеш, ә Дәүләт торак инспекциясе, экология милициясе һәм башка структуралар муниципалитетларның ярдәмчеләре генә. Шунлыктан прокурор күзәтчелеге органнары да, беренче чиратта, җирле җитәкчелекнең эшчәнлегенә игътибар бирәчәк.

Равил Моратов муниципаль берәмлекләр административ комиссияләренең җитәрлек дәрәҗәдә актив эшләмәвенә игътибар юнәлтте. Р.Моратов фикеренчә, административ комиссия рәисләре беркетмә төзүчеләр белән эшләргә тиеш – закон бозу очракларында беркетмә төзүгә һәм аларны комиссия каравына тапшыруга ирешергә кирәк.

“Бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга кирәк. Казандагы йортларның түбәләрен вертолеттан да карарга була. Бу бик тә җитди проблема һәм аны хәл итү зарур – проблеманың актуальлеге көннән-көн кискенләшә бара”, - дип саный беренче вице-премьер.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.