Яңалыклар

07.05.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын үз вакытында һәм сыйфатлы торак белән тәэмин итә алмаучыларны тәнкыйть утына тотты.
07.05.2011
Бүгенге көндә Татарстанда 776 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 32,5 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
06.05.2011
Бүген Казанда алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин кул куйды.
06.05.2011
Бүген башкаланың Камал театры бинасында сугыш һәм хезмәт кырларында Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткән татарстанлыларны хөрмәтләделәр. Ветераннарны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгы белән котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Тантаналы җыелышта шулай ук ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты. Ватан азатлыгы өчен көрәштә яу кырларында башларын салган сугышчылар бер минут тынлык белән искә алынды.
06.05.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вакаләтле вәкиле каршындагы Советта “Идел буе федераль округының энергетика комплексын үстерү перспективалары турындагы” мәсьәләне карауга әзерләү буенча эшче төркем утырышын үткәрде.
05.05.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Совфрахт” компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
05.05.2011
Казанда Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең бүлеге ачылу Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекнең үсүенә китерергә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Долголев белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.
05.05.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бошунг Холдинг» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда «Бошунг Холдинг» (Швейцария) Директорлар советы әгъзасы Марсель Бошунг, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
04.05.2011
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Республика башлыгы Күгәрчен авылында Россиядә иң эреләрдән булган ит эшкәртү комплексына беренче таш салу тантанасында катнашты.
04.05.2011
Яшәү шартларын яхшырту буенча 2005 елның 1 мартыннан соң чиратка баскан сугыш ветераннарын тораклы итү максатыннан, Казанда “Шәһәрлеләргә торак” программасы буенча 4 торак йорт төзү хакында карар кабул ителгән иде. Аларның икесе Имәнлек урамында, тагын икесе Завойский һәм Бертуган Касыймовлар урамнарында урнашкан.

Битләр: << 2031 2032 ( 2033 ) 2034 2035 2036 2037 2038 2039 2040 >>