ТР Хөкүмәте һәм алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәте мәгълүмати хезмәттәшлекне җайга салачак

06.05.2011

Бүген Казанда алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Хөкүмәте йортында узган очрашу вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин кул куйды.

Очрашуны ачып, Илдар Халиков бүген алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе һәм ТР Хөкүмәте арасында имзаланган килешүнең ведомство коллегиясендә ирешелгән килешүләрне гамәлдә тормышка ашыру икәнлеген билгеләп үтте. Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, килешүнең тармак өчен әһәмияте бик зур.

“Әлеге килешү ликер-аракы продукциясен сату өчен уңайлы, үтә күренмәле, ышанычлы мохит булдыруда тагын бер адым булачак”, - дигән ышаныч белдерде ТР Премьер-министры.

Үз чиратында, алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча Төбәкара идарәсе башлыгы Евгений Качалин алкоголь базарын җайга салу мәсьәләләренә Татарстан җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар өчен Илдар Халиковка рәхмәт белдерде.

“Татарстан - әлеге килешүне Хөкүмәт дәрәҗәсендә караучы бердәнбер субъект, - дип белдерде Е.Качалин. – Базарда катнашучыларның барысы да төбәк җитәкчелегенең алкоголь базарын көйләү Федераль хезмәте белән бер юлдан баруын аңлый икән, бу бик тә яхшы”.