Яңалыклар

12.04.2011

Иске автомобильләрне утильләштерү һәм үзебездә эшләнгән яңа автомобильләрне сатып алуны стимуллаштыру буенча эксперимент уңай нәтиҗәләр биреп, барлык өметләрне аклады, илнең автомобиль базарын җанландырды, узган ел ул 30 процент үсеш бирде. Бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева экспериментның бер еллык йомгакларын әнә шулай бәяләде. Эксперимент нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашунда шулай ук “Кан-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Сергей Чернов, “Болгар-Автоваз” җәмгыяте генераль директоры Вадим Максимов, “Соллерс-Чаллы” җәмгыятенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Лилия Оболонская катнашты.

12.04.2011

15 апрельдән 14 майга кадәрге чорда автомобиль юлларында хәрәкәткә чикләүләр кертелә. Бу вакыт агымдагы елда республика юллары мониторингына, лаборатор тикшеренүләргә нигезләнеп билгеләнгән. Бер ай дәвам итәчәк бу чикләүләр күчәреннән төшә торган йөкләнеш законда каралган нормадан арткан транспорт чараларына кагыла. Күчәргә килгән йөкләнеш күпчелек автомобиль юлларынында норма буенча 4-6 тонна тәшкил итә. Хәрәкәткә чикләүләр кертү язгы чорда юл өслегенең торышын саклау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү зарурлыгына бәйле, ди белгечләр. Әлеге тема бүген ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат очрашуында күтәрелгән үзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Быелгы язгы чикләүләрнең үзенчәлекләре хакында журналистларга ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов, “Главтатдортранс” ДУ ТР юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе директоры Юрий Кузьмин бәян итте.

11.04.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексын үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган Идел буе федераль округы субъектлары башлыклары Советы утрышында катнашты.
11.04.2011
Бүген Казан (Идел буе) федераль университеты Попечительләр советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә беренче утырышы узды. Мәгълүм булганча, Татарстан башлыгы вузның Попечительләр советын узган ел ахырында җитәкләде. 2010 елның 20 декабрендә узган утырышта Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы бу вазифага Попечительләр советы әгъзалары тарафыннан бертавыштан расланган иде. Ул вакытта Президент совет әгъзалары алдына “һәркайсыбыз университетны яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен зур көч куярга тиеш”, дигән бурыч куйды.
09.04.2011
2011 елда Татарстанда балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын, сәламәтлеген ныгытуны һәм мәшгульлеген оештыру программасын гамәлгә ашыруга 1,077 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Бүген Татарстан Республикасында балалар һәм яшьләрнең җәйге ялын, сәламәтлеген ныгытуны һәм мәшгульлеген оештыру буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышында әнә шундый мәгълүматлар китерелде. Утырыш видеоконференция режимында Татарстанның барлык муниципаль районнары катнашында ТР Хөкүмәте йортында узды, аны республика Хөкүмәте вице-премьеры Зилә Вәлиева үткәрде.
07.04.2011
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше буенча республика штабы утырышын үткәрде. Киңәшмә башланыр алдыннан ТР Хөкүмәте башлыгы «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов һәм башка җитәкчеләр озатуында комплексның җитештерү мәйданчыкларында булды.
07.04.2011
6 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада торакны сафка бастыру буенча еллык биремнең әлегә 23 проценты үтәлгән, ягъни 546 мең кв. метр мәйданда торак сафка бастырылган. Бу күрсәткеч, узган елның шул чорына караганда, 2 процентка артыграк. Быел сафка бастырылган мәйданнарның зур өлеше төзелеше узган елларда башлап калдырылган объектларга туры килә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Республикада торакны сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Аның эшендә шулай ук Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.
06.04.2011
Узган елның декабрендә Татарстанда агачларга көчле боз кату 30 мең гектардан артык мәйданда урманнарның һәлак булуына китерде. Әлеге саннар бүген ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында яңгырады. Республика урман хуҗалыгында агачларга боз кату нәтиҗәләрен бетерүгә багышланган утырыш Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә үтте.
05.04.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә “Ford” компаниясе һәм “Соллерс”ААҖ топ-менеджменты вәкилләре белән очрашты. Яклар “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Ford” автомобильләрен җитештерү проектын гамәлгә ашыруга әзерлек мәсьәләсен карады.

05.04.2011

29 апрельдә “Пирамида” мәдәният-күңел ачу үзәгендә быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гала-концерты узачак. Республиканың 9 шәһәрендә үткән фестивальнең сайлап алу турлары нәтиҗәсендә, 18-22 апрель көннәрендә Казанда узачак суперфиналга 3300 егет һәм кыз чыккан. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, башкаручы директор Ландыш Шәрәфетдинова сөйләде.

Битләр: << 2031 2032 2033 2034 2035 2036 2037 ( 2038 ) 2039 2040 >>