Татарстанның Балык Бистәсе районында Россиядә иң эреләрдән булган ит эшкәртү комплексына нигез салынды
04.05.2011Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Балык Бистәсе районына сәфәр кылды. Республика башлыгы Күгәрчен авылында Россиядә иң эреләрдән булган ит эшкәртү комплексына беренче таш салу тантанасында катнашты.
Бәясе 1,3 миллиард сум булган яңа инвестицион проект хакында ТР Президентына РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, яңа комплекс Татарстан халкын һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрне сыйфатлы ит белән тәэмин итәчәк. Комплекс елына 2630 тонна мәрмәр сыер ите (рестораннарда аның 1 граммы 1 доллар тора) һәм 10 мең тонна югары сыйфатлы сыер ите җитештерәчәк. Җитештерүдә иң заманча технологияләр кулланылачак.
“Киләчәктә Россиянең үзен сыйфатлы ит белән тәэмин итеп кенә калмыйча, аны читкә дә чыгарачагына тирәнтен ышанам”, - дип белдерде Айрат Хәйруллин.
Яңа комплекс өч өлештән торачак. Беренчесе – 7 мең башка исәпләнгән симертү производствосы (биредә елына 2,6 мең тонна ит җитештереләчәк).
Икенче өлеш – куәте елына 36,9 мең баш тәшкил иткән сугым цехы (бер сменага 150 баш).
Өченчесе – биогаз станциясе. Биредә метан, электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгару максатыннан терлекчелек калдыклары эшкәртеләчәк. Станция елына 10 мең мегаватт электр энергиясе, 16 мең мең мегаватт җылылык энергиясе, 17,5 миллион кубометр биогаз (метан) эшләп чыгарачак.
Рөстәм Миңнеханов һәм Айрат Хәйруллин ит эшкәртү комплексына беренче таш салды.