Рөстәм Миңнеханов: “Казанда Белоруссия илчелеге ачылу – хезмәттәшлек өчен зур адым”

05.05.2011

Казанда Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең бүлеге ачылу Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекнең үсүенә китерергә тиеш. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Долголев белән очрашу барышында әнә шулай дип белдерде.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Очрашу башланыр алдыннан Василий Долголев Рөстәм Миңнехановка Казанда күптән түгел ачылган Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге бүлеге җитәкчесе Руслан Дроздны тәкъдим итте.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Белоруссия арасындагы хезмәттәшлекнең үсеш кичерүен билгеләп үтте. ТР Президентының сүзләренә караганда, Белоруссия Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары арасында тауар әйләнешенең күләме буенча 5-6 нчы урынны били. Татарстан Белоруссиягә нефть чыгарса, Татарстан бу илдән комплектлау җиһазлары, тракторлар һәм троллейбуслар сатып ала. Р.Миңнеханов автозаправка станцияләре төзү проектына ярдәм күрсәткәннәре өчен Белоруссия коллегаларына рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты 2010 елның көзендә Татарстанны бәрәңге белән тәэмин иткән өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
ТР башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Белоруссиянең берничә яхшы уртак проекты бар. Р.Миңнеханов Татарстанның Алабуга районында МТЗ тракторларын җыюны иң уңышлы проектларның берсе дип атады.
Рөстәм Миңнехановның сүзләренә караганда, Татарстан һәм Белоруссия мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлек үсеш кичерә, авиатөзелеш өлкәсендә дә хезмәттәшлек перспективалары бар.
“Әлеге хезмәттәшлекне саклау өчен бик зур тырышлык куюыгызны без аңлыйбыз, Казанда Белоруссия илчелегенең бүлеге ачылу зур адым булды, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов Василий Долголевка. - Әлеге бүлекнең роле гаять зур, сезнең вәкил яңа хезмәттәшлеккә этәргеч бирергә тиеш”.
Р.Миңнеханов бүлек җитәкчесе Руслан Дроздга эшендә уңышлар теләде.
Үз чиратында, Василий Долголев Татарстанны Белоруссиянең мөһим партнерларыннан берсе дип атады. “Хәзерге вакытта ике арадагы тауар әйләнеше берникадәр кимеде. Әмма мин элеккеге дәрәҗәгә җитеп, аны узып та китәрбез дип өметләнәм”, - диде В.Долголев.
Белоруссиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе шулай ук якын көннәрдә 2013 елда узачак Универсиада уңаеннан Казанның транспорт паркын яңарту кысаларында Татарстанга Белоруссиядә җитештерелгән яңа троллейбуслар китерүгә бәйле мәсьәләнең хәл ителәчәгенә ышаныч белдерде.
Очрашу ахырында Василий Долголев Белоруссиянең яңа Премьер-министры Михаил Мясниковичка Татарстанга сәфәр кылырга тәкъдим итәчәге хакында хәбәр итте. Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов республиканың Беларусь Республикасы Министрлар Советы рәисенең визитын тиешле дәрәҗәдә оештырырга әзер икәнлеген раслады.