Май аенда Татарстанда социаль ипотека буенча 18 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш
07.05.2011Бүгенге көндә Татарстанда 776 мең квадрат метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 32,5 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр иткәнчә, Тәтеш, Әлки, Буа, Балык Бистәсе, Аксубай, Питрәч, Апас, Кайбыч һәм Арча районнарында төзелеш буенча план күрсәткечләре арттырып үтәлсә, Чүпрәле, Азнакай һәм Менделеевски районнары бу күрсәткечләрдән калыша.
Бүгенге көндә социаль ипотека программасы буенча 2011 елда планлаштырылган 167 йортның 94 е (планның 35 проценты) файдалануга тапшырылган. “Май аенда социаль ипотека буенча 18 торак йорт сафка бастыру күздә тотыла, аларның 7 се файдалануга тапшырылган инде”, - дип хәбәр итте И.Сибгатуллин.
Социаль ипотека программасы буенча төзелеш эшләре бара торган 31 муниципаль берәмлекнең 7 се (Алексеевски, Аксубай, Апас, Арча, Лаеш, Спас һәм Тәтеш районнары) еллык планны үтәгән.