Яңалыклар

03.09.2012
“Мирас-Наследие” республика программасын 2013-2016 нчы елларда тормышка ашыру эшенә 1 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында программаны әзерләү мәсьәләсе буенча уздырган киңәшмә барышында шундый мәгълүмат әйтелде.
01.09.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул анда максатчан дәүләт программалары кысаларында төзелгән объектларны ачу тантанасында катнашты.
01.09.2012
Бүген Татарстан башкаласында Казан федераль университетының IT-лицее ачылды. Лицей-интернатны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты.
01.09.2012
Бүген Россиянең иң заманча студентлар кампусы территориясендә Универсиада авылы Медицина үзәге ачылды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты.
01.09.2012
Бүген капиталь ремонттан соң ачылган 27 нче гимназиядә беренче кыңгырау чыңы яңгырады. Тантаналы линейкада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты.
31.08.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арчада капиталь ремонт үткәрелгән мәктәптә булды. Республика башлыгы белән Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров сыйныфларны, спорт залны һәм актлар залын карады.
31.08.2012
Бүген ТРның Питрәч районында “Питрәч-арена” боз сараеның тантаналы ачылышы булды. Спорт объекты ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һ.б. катнашты.
31.08.2012
Бүгенге көндә Татарстанда өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрдән җир кишәрлекләре белән тәэмин итүгә кагылышлы 18 меңгә якын гариза алынган. Гаризаларның 11 проценты электрон формада - ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша юлланган. Узган бер айда 1385 гариза алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев җиткерде.
31.08.2012
Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына кертелгән барлык мәктәпләр уку елын үз вакытында -1 сентябрьдә башлап җибәрәчәк. Дөрес, эшләр тәмамланып бетмәгән кайбер мәктәпләрдә төзекләндерү уку процессы белән параллель дәвам итәчәк. Бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин шулай дип хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә дәвам итәчәк төзекләндерү эшләре уку процессына комачаулык тудырмаса да, аны оператив башкару мөһим. Программага өстәмә рәвештә кертелгән ике белем йортында - Югары Ослан районындагы Килди урта гомумбелем бирү мәктәбендә спорт залының түбәсен алмаштыру эшләрен 20 сентябрьгә, ә Казандагы 134 нче урта гомумбелембирү мәктәбендә спортзалны ремонтлауны 30 сентябрьгә тәмамлау бурычы куелган.
30.08.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм Казан мэры Илсур Метшин Сәлимҗанов һәм Горький урамнарын реконструкцияләү эшендә катнашкан юл эшчеләрен котладылар һәм бүләкләделәр.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 1875 1876 ( 1877 ) 1878 1879 1880 >>