ТР Премьер-министры Теләче районында берничә социаль объект ачты
01.09.2012Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Теләче муниципаль районына эш сәфәре кылды. Ул анда максатчан дәүләт программалары кысаларында төзелгән объектларны ачу тантанасында катнашты.
Иске Җөри авылында мәктәп ачылды. Элек укучылар 1965 елда төзелгән уку йортында белем ала иде, быел 100 кешегә исәпләнгән заманча мәктәп торгызылды. Хәзерге вакытта мәктәптә 98 укучы белем ала. Уку йортын ачу тантанасында ТР Премьер-министры мәктәпнең оператив рәвештә төзелүен билгеләп үтте. “Узган елгы сәфәр вакытында биредә мәктәпнең нигезе генә салынган иде, бер елда нинди матур бина торгызылган”, - диде ул.
Дәрәҗәле кунаклар Теләче урта мәктәбендә дә булды, анда “Мәктәпләрне капиталь ремонтлау” программасы кысаларында ремонт эшләре башкарылган иде. Илдар Халиков Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов белән бергә Теләче урта мәктәбендә укучыларны һәм укытучыларны Белем көне белән котлады. “Безнең республикада мәктәпләрдә капремонт үткәрү яңасын төзүгә караганда мөһимрәк дип саныйм. Республикада 30 елдан артык ремонт булмаган мәгариф учреждениеләре булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы журналистлар белән аралашканда.
Бүген күптән көтелгән “Батыр” спорт залы ачылды. Күп функцияле спорт объектын узган елның октябрендә төзи башлаганнар иде, кыска вакытта төзеп тә бетерделәр. “Бердәм Россия” партиясе ярдәме белән торгызылган ике катлы бинада спортның теләсә нинди төре белән шөгыльләнергә мөмкин. ТР Премьер-министры спорт объектын ачу тантанасында төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
“Берничә ел элек биредә шундый спорт объекты калкып чыгар дигән уй башка да килмәгән иде, әмма хыяллар чынга аша. Республика җитәкчелеге “Бердәм Россия” сәяси партиясе белән бергә бу эшне башкарды”, - дип горурлык белән билгеләп үтте РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.
ТР Премьер-министры Югары Кибәхуҗа авылында 300 кешегә исәпләнгән, 500 кв. метр мәйданлы яңа мәдәният йортында да булды. “Бу бина кешеләргә бәхет китерсен, мәдәният учагы сүнмәсен”, - дип теләде Илдар Халиков. Аннары кунакларга җирле артистлар оештырган концерт тәкъдим ителде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы