Яңалыклар

05.09.2012
Казан халыкара мөселман киносы фестивале бурычы – традицион исламның тынычлык сөя торган асылын күрсәтү. Шундый фикерне бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов VIII фестиваль кунаклары белән очрашу барышында әйтте. Казан Кремлендә булган очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин катнашты. Очрашу фестиваль ачылышы алдыннан булды.
05.09.2012
ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Идел-Алтай” III Болгар форумы кысаларында узган II Халыкара Евразия далаларының урта гасыр археологиясе конгрессы ачылышында катнашты.
05.09.2012
4 сентябрьдә Татарстан Хөкүмәте белән Carnegie Mellon University (CMU) – iCarnegie мәгариф бүлекчәләре мөнәсәбәтләр турында меморандум имзалады. Татарстан ягыннан документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды, CMU ягыннан - iCarnegie баш башкаручы директоры Джил Таран (Gil Taran).
05.09.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университетының архитектура факультетында “Разумное рабочее пространство” проекты белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президентын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Идел буе федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. озатып йөрде.
05.09.2012
Татарстанда “Иннополис” иярчен инновацияле шәһәре төзелеше проекты кысаларында заманча IT-университет төзүгә барлык ресурслар җәлеп ителәчәк. Бүген Питтсбургта (АКШ) Карнеги Меллон университеты (Carnegie Mellon University) вәкилләре белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда iCarnegie директоры Гил Таран, iCarnegie ның хәйриячелек буенча директоры Майкл Штайнер һ.б. катнашты.
04.09.2012
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Алтай краена килеп җитте. Барнаулда, Г.С.Титов исемендәге аэропортта аны Алтай крае губернаторы урынбасары Борис Ларин, Россия ЭЭМның Алтай крае буенча Баш идарәсе башлыгы Ренат Тимерҗанов, Алтай дәүләт университеты ректоры Сергей Землюков каршы алды.
04.09.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питтсбургта (АКШ, Пенсильвания штаты) эш сәфәрендә. Сәфәрнең төп максаты – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр әзерләүдә һәм “Иннополис” инновацион спутник-шәһәре проектын гамәлгә кую кысаларында файдалану өчен Карнеги Меллон университеты (Carnegie Mellon University) эшчәнлеге белән танышу.
03.09.2012
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең дәрәҗәле әгъзасы Рәшит Сүнәев белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда шулай ук ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының югары, урта һөнәри белем бирү һәм фән бүлеге җитәкчесе Ренат Заманов, ТР Фәннәр академиясе академигы Наил Сахибуллин катнашты.
03.09.2012
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музеен ачу мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Музей Болгарда Елга вокзалы бинасында урнашачак.
03.09.2012

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Шиһабетдин Мәрҗани урамында урнашкан 12 нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар өчен салынган яңа бинасын карады, дәресләрдә булды һәм укучылар белән аралашты. Әлеге мәктәпне рәсми булмаган телдә “яһүдләр мәктәбе” дип атап йөртәләр. Аны ТР ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Россиянең яһүд конгрессы рәисе Юрий Каннер, Федераль яһүд милли-мәдәни мөхтәрияте президенты Михаил Скоблионок, мәктәп директоры Ольга Трупп һәм башкалар озатып йөрде.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 1875 ( 1876 ) 1877 1878 1879 1880 >>