Яңалыклар

12.09.2012
Бүген Казанда республика шәһәрләре һәм районнары җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатлары өчен “Законодательная инициатива: теория и правоприменительная практика” темасына багышланган семинар узды. Семинарны оештыру инициативасы белән “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте чыкты һәм оештырды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин семинарда катнашучылар белән бүгенге очрашуга нәтиҗә ясады.
12.09.2012
Бүген Казанда Монополиягә каршы федераль хезмәтнең “Уку-методик үзәге” Дәүләт автоном федераль учреждениесе ачылды. Бу тантанада Монополиягә каршы федераль хезмәтнең җитәкчесе Игорь Артемьев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
12.09.2012
Бүген ТР башкаласында “ЭКОлидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР экология һәм табигать ресруслары министры Артем Сидоров, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар катнашты.
12.09.2012
Татарстанда чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкиллеге белән эшләү буенча Координацион совет барлыкка килергә мөмкин. Бүген бу хакта чит илләрдә һәм РФ төбәкләрендәге ТР вәкилләре белән киңәшмәдә сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
11.09.2012
Билгеле булганча, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, агымдагы елның апрель аенда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгән иде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә ул шактый популяр, түбәндәге саннар шуны раслый. Биш айга якын вакыт эчендә “Халык контроле” системасы аша 3 меңгә якын заявка теркәлгән, 2999 мөрәҗәгатькә 48 мең кеше теләктәшлек белдерергә өлгергән.
11.09.2012
Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт (ФАС) җитәкчесе Игорь Артемьев килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, башка рәсми затлар каршы алды.
11.09.2012
Бүген Түбән Камада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре термопласт-автоматны – полимерларны эшкәртү буенча яңа линияне эшләтеп җибәрде. "Ай Пласт" заводының яңа линиясендә каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар эшләп чыгарылачак.
11.09.2012

 Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов режиссер, сценарист, Россиянең халык артисты Андрей Кончаловский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында үтте. Татарстан ягыннан анда шулай ук ТР мәдәният министры Айрат Сибагәтуллин да катнашты.

10.09.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага эш сәфәре кысаларында Украина Премьер-министры Николай Азаров белән очрашты. Очрашуда Татарстан делегациясенең башка әгъзалары – ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Васил Каюмов катнашты.
10.09.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинада эш сәфәрендә. Республика башлыгы Киевта “Антонов” дәүләт предприятиесенең очыртып сынау базасында, шулай ук Украинаның әйдәп баручы авиатөзелеш предприятиеләрендә булды.

Битләр: << 1871 1872 1873 ( 1874 ) 1875 1876 1877 1878 1879 1880 >>