Рөстәм Миңнеханов Универсиада авылындагы Медицина үзәген ачу тантанасында катнашты

01.09.2012

Бүген Россиянең иң заманча студентлар кампусы территориясендә Универсиада авылы Медицина үзәге ачылды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, статс-секретарь – РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Медицина үзәге ачу безнең бурыч иде, чөнки бу мәсьәлә берничә тапкыр күтәрелде, - диде республика башлыгы студентларга мөрәҗәгать итеп. – Яңа Медицина үзәге сезгә сәламәтрәк булырга мөмкинлек бирәчәк дип ышанам. Ә медицина хезмәткәрләре сезгә югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтер дип уйлыйм”.

ТР Президенты студентларны Универсиада авылы территориясендә яңа объект ачылу белән котлады һәм аларга сәламәтлек, Медицина үзәгенә мөмкин кадәр сирәгрәк йөрүләрен теләде.

Наталья Паршикова ТР Президенты котлауларына кушылды һәм Татарстанда студентларга уку һәм дәвалану өчен заманча шартлар булдырылган диде. “Дөньяви стандартлар дәрәҗәсендә”, - дип ассызыклады ул.

ТР Студентлар лигасы президенты Тимур Сөләйманов республиканың барлык студентлары исеменнән Татарстан җитәкчелегенә һәм шәхсән ТР Президентына мондый бүләк өчен рәхмәт белдерде. Бүген студентларның хыялы чынга ашты – алар заманча поликлиникага ия булды, диде ул. “Чыннан да Казан студентлар үзәгенә әйләнә. Россиядә студентлар өчен мондый медицина үзәге юк”, - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Медицина үзәге заманча югары технологияләр ярдәмендә ачылды: дәрәҗәле кунаклар виртуаль экранга кулларын куйды һәм аны эшләтеп җибәрде. Аннары алар Медицина үзәгенә керде һәм кабинетларда булды, табиблар белән аралашты.

Универсиада авылының яңа объекты 4 катлы бина, аның гомуми мәйданы 6 мең кв. метр.

Табиблар электрон чират буенча кабул итәчәк. Медицина үзәге регистратурасы ике инфомат белән җиһазланган. Киләсе елда Универсиадага килүче студентлар һәм спортчылар биредә кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин, шулай ук табибларга языла ала. Даруханәдә республикада җитештерелгән препаратлар куелган. Универсиада спортчылары биредә табиблар рецепты буенча бушлай дарулар алачак.

Медицина үзәгендәге шартлар төгәл диагноз кую, вакытында кисәтергә, пациентларны югары дәрәҗәдә дәвалау мөмкинлеге бирә. Биредә үк ашыгыч ярдәм дә күрсәтү мөмкин.

Әлеге үзәк 27 уку йорты студентларына, гомумән алганда 67 меңнән артык укучыга хезмәт күрсәтәчәк. Анда штатта 197 табиб эшләячәк.

Медицина үзәге бинасы төзелеше заманча җиһазлар белән бергә 376 млн. 112 мең сум тәшкил иткән.

ТР Президенты матбугат хезмәте