Hyundai Universe Luxury автобусларының Казанга кайтарылган беренче партиясе бүген башкалабыз урамнарыннан элдерә. Аларны Универсиада авылы территориясендә Татарстан Республикасының транспорт компанияләренә тантаналы төстә тапшыру чарасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Hyundai Motor Company вице-рәисе Чой Хан Янг, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов, “XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов, Универсиада авылы мэры Фәрит Абдулганиев һәм башка рәсми затлар катнашты.