Илдар Халиков хезмәт сагы буенча Республика комиссиясенең киңәйтелгән утырышын үткәрде
24.10.2012Агымдагы елның узган 7 ае эчендә Татарстан хезмәт урыннарында үлемгә китергән травма алу очраклары буенча Идел буе төбәкләре арасында “лидерлыкка” чыккан. Әлеге күрсәткеч буенча республика ил күләмендә дүртенче урын били. 9 ай йомгаклары буенча хәл бераз яхшыра төшүгә карамастан, вазгыять эре шәһәрләрдә генә түгел, республика районнарының яртысында әле катлаулы кала. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында Республика ведомствоара комиссиясенең Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган киңәйтелгән утырышында хәбәр ителде.
2012 елның гыйнвар-сентябрь айларында иң күп травма алу очраклары төзелештә, авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгатендә, файдалы казылмалар чыгару, электр энергиясен, газ һәм су бүлү өлкәләрендә күзәтелә. 79 очракта ул үлем белән тәмамланган. Иң күп үлем очрагы (29) төзелеш тармагында теркәлгән. Соңгы өч айда транспорт һәм элемтә тармагында бәхетсезлеккә очрап үлүчеләр санын сизелерлек киметүгә ирешелсә, файдалы казылмалар чыгару, электр энергиясе, газ, су бүлү тармакларында, авыл хуҗалыгында, киресенчә, арту тенденциясе бара. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларына юлыгып һәлак булучылар саны хезмәт шартлары авыррак булган файдалы казылмалар чыгару өлкәсенә караганда да 2 тапкырга артыграк.
Хезмәт урыннарында бәхетсезлеккә очрап һәлак булучылар саны буенча Казан алгы сафта бара. Биредә 9 ай эчендә шундый 19 очрак теркәлгән. Хезмәт урыннарында травма алучыларның зур өлеше – 35 проценттан артыграгы 50-60 яшьлек гражданнар. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин моны пенсиягә чыгу алдында торган һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрнең уяулыгы кимүгә, физик халәтләренең начаррак булуына (ишетү һәм күрү сәләте кимү, зиһене таркалу һ.б.) бәйләп аңлатты. Хезмәт урыннарында зыян күрүчеләрнең 25 процентын 20-30 яшьлекләр тәшкил итә. “Эш бирүчеләр әлеге яшь категорияләре белән хезмәт мөнәсәбәтләре булдырганда, аларны эш шартларына өйрәткәндә хезмәтне саклау кагыйдәләренә игътибарны тагын да көчәйтергә тиеш”, -ди Айрат Шәфигуллин.
ТР Прокуроры урынбасары Газинур Галимов белдергәнчә, хезмәт урыннарында бәхетсезлек очракларының 70 проценты эш процессының тиешенчә оештырылмавыннан, шул исәптән контрольнең кимүеннән килеп чыга. Премьер-министр Илдар Халиков белдерүенчә, бәхетсезлек очракларының кими төшүе тынычланырга ярый дигән сүз түгел. “Шундый бер генә бәхетсезлек очрагы чыгу да гайре табигый хәл саналырга тиеш”, -дигән фикердә ул. Хөкүмәт башлыгы кат-кат кисәтүләргә карамыйча, хезмәтне саклау чараларына белә торып бармак аша караучы предприятие җитәкчеләренә карата иң каты җәза формаларын кулланырга тәкъдим итте. Шулай ук мондый предприятиеләренең “кара исемлеген” булдырып, ММЧ да тәнкыйтьне көчәйтергә чакырды. Моңа кагылышлы суд карарлары практикасы инде бар, аны активлаштырырга кирәк, дигән фикердә ул. “Урыннарда хезмәтне саклау мәсьәләсенә игътибарны арттырмый торып бу эштә нәтиҗәлелеккә ирешеп булмый”, дип Илдар Халиков муниципаль берәмлекләр белән эшчәнлекне көчәйтергә чакырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы