Илдар Халиков Казандагы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды
27.10.2012Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Хөкүмәт җитәкчесе сәүдә рәтләрен карады, Казан ярминкәләренә продукция алып килгән авыл хезмәтчәннәрен Корбан бәйрәме белән котлады, шәһәрлеләрдән ярминкәдә нәрсә җитмәве белән кызыксынды.
Ярминкәгә килүчеләр Илдар Халиковка ярминкәләр оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Казанның Чехов базарында оештырылган ярминкәгә ТР Балык Бистәсе, Мамадыш, Алабуга, Саба, Мөслим, Чистай районнары кооператорлары үз продукцияләрен алып килгән иде.
Ярминкәдә шәәһрлеләргә бәрәңге, ит, яшелчә, балык, казылык, йомырка, сөт продукциясе һ.б. тәкъдим ителә. Сатуда тере сарык, күркә һәм каз да бар. Шулай ук камыр ризыкларының ассортименты да бай. Ярминкәгә барлыгы 116 машина продукция китерелгән.
ТР Президенты матбугат хезмәте