Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Россия ватандашларының Бөтендөнья яшьләр форумын уздырырга тәкъдим итте

26.10.2012

Бүген Санкт-Петербургта чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның IV Бөтендөнья конгрессы тантаналы рәвештә ачылды. Форумда ТР Президенты йөкләмәсе буенча ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән республика делегациясе катнашты.

Конгресста ватандашлар иҗтимагый оешмаларының 500 дән артык җитәкчесе һәм активисты, 100 илнең чит ил берләшмәләренең күренекле вәкилләре катнаша. Конгресс кысаларында чит ил җәмгыятенең тарихи Ватан белән элемтәләрен ныгыту, чит илдә яшәүче ватандашларны Россия Федерациясенә үз теләкләре белән күчерүгә ярдәм итүгә кагылышлы Дәүләт программасын тормышка ашыру перспективалары буенча фикер алышу ниятләнә. Форум гадәттәгечә Таврия сарае бинасында уза.

Җыенда катнашучыларга РФ Президенты Владимир Путинның видеомөрәҗәгате юлланды. Анда соңгы елларда ватандашларны туган илгә кайтару буенча Дәүләт программасы кысаларында элек Россиядә яшәгән 100 мең кешенең илгә кире әйләнеп кайтуы хәбәр ителде. Киләсе елда яңартылган, чит илдә яшәүче ватандашларны Россия Федерациясенә үз теләкләре белән күчерүгә кагылышлы Дәүләт программасы көченә керәчәк. Дәүләт җитәкчесе сүзләренә караганда, чит илләрдә яшәүче яшь ватандашларыбыз бигрәк тә игътибар таләп итә. “Яшүсмерләрнең фестивальләрен һәм слетларын уздырырга, Россиянең тарихи урыннарына сәфәрләрен оештырырга ярдәм итәргә кирәк. Рус телле диаспораларның яшьләрен Казанда 2013 елда узачак Универсиадада, 2014 елда Сочида узачак кышкы Олимпиадада, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатында тәрҗемәчеләр һәм волонтерлар буларак көтеп калабыз”, - Владимир Путин.

Пленар утырыш кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин сәләмләү сүзе белән чыкты. Билгеле булганча, Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты каршындагы ватандашлар эшләре буенча Координацион советны, шулай ук Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясен җитәкли. Спикер билгеләп үткәнчә, Татарстан - РФнең ватандашлар белән күләмле һәм системалы эш алып баручы актив субъектларыннан берсе. Республикада ватандашларга ярдәм итү эше дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә алып барыла. Ул законлылык ягыннан 6 ноябрьдә 20 еллыгын билгеләп үтүче ТР Конституциясендә ныгытылган.

Парламент башлыгы ватандашларны милли гореф-гадәтләр, аерым алганда, Сабан туе берләштерүен билгеләп үтте. Татарстанның ватандашлар белән элемтә урнаштыру һәм ныгыту буенча чараларына килгәндә, Ф.Мөхәммәтшин Милли электрон китапханә ресурсларына – Казан краеның тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы меңләгән уникаль документлар, кыйммәтле һәм сирәк китапларга Интернетта юл ачылуны; “Татар иле” мәгълүмат-ресурс социаль челтәре оешуны, “ТНВ-Планета” күләмле телепроекты эшли башлауны санап үтте.

Ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуда, элекке еллардагы кебек, Бөтендөнья татар конгрессы уйный. Шул ук вакытта дәүләт миграцион сәясәтен тормышка ашыруда, чит илләрдәге милли-мәдәни оешмалар белән иҗтимагый элемтәләрне үстерүдә Татарстан Республикасы Халыклары ассамблеясе нык булышлык күрсәтә.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республиканың ватандашлар белән эшләү буенча инициативалары һәм тәкъдимнәре традицион рәвештә федераль хакимият органнарында да яклау таба. Ул моның өчен БДБ, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре буенча һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлыкка, РФ Тышкы эшләр министрлыгына, Ватандашлар эшләре буенча хөкүмәт комиссиясенә һәм шәхсән Владимир Путинга рәхмәтен белдерде.

Спикер, Владимир Путинның ватандашларның яшьләр оешмалары белән бәйләнештә тору турындагы фикерен куәтләп, Универсиада узгач, Казанда Россия ватандашларының Бөтендөнья яшьләр форумын уздырырга тәкъдим итте.

Татарстан делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм башка рәсми затлар бар.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашып, аңа Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында берләштерелгән Россия делегациясенең эшенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашу вакытында ТР һәм Санкт-Петербург арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында икеяклы элемтәләр үсеше турында сөйләштеләр.

РФ Конституция суды Рәисе Валерий Зорькин белән сөйләшү вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы уңаеннан узачак халыкара фәнни-гамәли конференция аспектларына кагылып үтте.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге